Камчысы уйнап тора (Бураевский район)

Болынлыкка таралган яшь таналар көтүе хуҗаларының камчы шартлатуын ишетү белән бер тирәгәрәк җыела. Алар көтүчеләренең шундый таләбен аңлый кебек.

Ленин исемендәге җәмгыятьтә байтак еллар терлекчелектә көч салучы Венер Хасбатуллин бозауларын дуслары урынына күрә. Шулай булмый ни, алар белән кышын да, җәен дә бергә бит. Бу җавапл хезмәтне ул күңелен биреп башкара. Киләчәктә савым сыерлары көтүен тулыландырачак таналар табигый шартларда мул продукция бирәчәк сыерлар булсын өчен тырышып эшли ул. Тамаклары туеп, вакыт төшке ашка якынлашуга, алар кайтыр якка борыла, хуҗалары аларны күзәтеп кенә йөри. Шуннан ат менгән көтүче аларга иярә.

-Көннәр аяз, җылы торганда чебен-черки, кигәвене бимазаламаганда, әлбәттә, авыр түгел. Явымлы вакытның сәгате дә көнгә сузыла, - ди Венер Хасбатуллин.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей