Кадрлар потенциалына дәүләт ярдәме чаралары турында

Авыл җиренә кайткан авыл хуҗалыгы белгечләре өчен БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы конкурс шартында матди ярдәм күрсәтә. Бу конкурста катнашу өчен авыл хуҗалыгында эшләүче яшь белгеч түбәндәге критерийларга туры килергә тиеш:

– 35 яшьтән өлкән булырга тиеш түгел;
– белгечлек һәм квалификация юнәлешләре буенча югары яки урта һөнәри белеме булырга;
– белгечлеге буенча: агроном, авыл хуҗалыгын электрлаштыру һәм автоматлаштыру, зоотехник, ветеринар, авыл хуҗалыгын механикалаштыру, автомобильләр һәм автомобиль хуҗалыгы, бухгалтер исәбе, анализ һәм аудит; икътисад һәм предприятиедә идарә итү (аграр җитештерүдә);
– бакалаврлар әзерләү юнәлеше буенча: агроном, агрохимия, агротуфрак белеме, бакчачылык, су биоресурслары һәм аквакультура, зоотехник, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү технологиясе, үсемлек чималыннан азык-төлек продуктлары, терлек чималыннан туклану продуктлары, агроинженерия, транспорт-технологик машиналар һәм комплексларны эксплуатацияләү, икътисад;
– магистрларны әзерләү юнәлеше: агроном, үсемлек производствосы продуктлары, хайван продуктлары, агроинженерия, зоотехник, икътисад;
– әзерлеге, белгечлеге һәм квалификациясе юнәлеше нигезендә төзелгән хезмәт килешүе булу;
– АПК оешмасында яшь белгечнең 6 айдан да ким булмаган өзлексез хезмәт стажы булуы;
– Русия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт иткән ягъни хәрби хезмәттән азат ителгән;
– АПКда өч елдан да ким эшләү йөкләмәсен үз өстенә алган яшь белгеч, дәүләт ярдәме алу өчен, документларын Министрлыкка тәкъдим итә ала. Документларның формасын agriculture.bashkortostan.ru/ сайты аша күчереп алу мөмкин.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей