Исәп-хисап – кызлар кулында

Бүген әйтәсе килгәнем иң тугры дустыбыз  Дүртөйле районы "Агыйдел-сервис" җәмгыятенең уңган hәм булдыклы кызлары — бухгалтерия хезмәткәрләре турында. Юл төшкәндә аларга тукталып, җитәкчеләре Сәфиев Әмир Рәхмәтуллович белән хәл-әхвәл белешеп китү каныбызга сеңгән дип әйтимме. Гәзит укучыларыбызны да әлеге предприятиенең эшчәнлеге белән таныштырып торабыз. Бу юлы бухгалтерия кызлары турында җылы   сүзләр   язасыбыз килде.

         Гомум туклану, икмәк пешерү, ваклап сату буенча махсуслашкан әлеге җәмгыятьнең, миллионнар белән саналган исәп-хисапларын алар башкара бит. Җәмгыятьтә 58 кеше эшли, аларның пекарнясы тәүлегенә авыз суларын китерерлек 3400 буханка икмәк пешерә, сатуга пироглар, булкалар, башка кондитер    эшләнмәләре чыгара.

         Кафелары төшке ашлар әзерли, анда туй, туган көн мәҗлесләре үтә. Соңгы елларда кафеда авыз ачтыру, Корьән ашлары үткәрә башлаганнар. Менә шушы Дүртөйле районы халкына хезмәт күрсәтүче җәмгыятьнең керемнәрен-чыгымнарын Светлана Шәрәфиева, Гөлнара Ханнанова, Айгөл Гаянова, Рүзидә Гыйлемханова саный. Эшләре кеше күз алдында булмаса да, алар иңнәренә дә зур җаваплылык салынган. Без килеп кергәндә дә кызлар баш күтәрми санап-исәпләп утыра иде.

       — Кызлар, без "Агыйдел-сервис"ка гел кереп йөрибез, ә сез читтә каласыз. Бу юлы менә керәсе иттек әле, бу теләгебезне Әмир Рәхмәтуллович та хуплады, безнең, бухгалтерия кызлары яраткан гәзитебез "Өмет"тә күренергә лаек дип фатихасын бирде, — дип сүз башладым. Ул арада хезмәттәшем Рөстәм Хәнәфин кызларны истәлеккә дип фоторәсемгә төшереп алды. Әгәр сезгә "Агыйдел-сервис" пешергән икмәкне ашарга, кафеларына керергә туры килгән икән, бу хезмәтләргә әлеге кызларның да өлеше кергән.

 

Гүзәл ГАЯНОВА, "Өмет" гәзите, 17.08.2018 ел.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей