Иске Чуптыда "Саумысыз, авылдашлар!" бәйрәме гөрләде

Бүген районыбызның гүзәл табигать кочагында урнашкан Иске Чупты авылында туып-үскән авылдашлар "Саумысыз, авылдашлар!" бәйрәменә җыелды. 

Биредә яшәүчеләр саны аз калса да, шушы төбәктән чыккан кешеләр анда эзне суытмыйлар, кайтып йөриләр, очрашалар. Иртәдән үк һава торышы да матур булып, кояш нурларын сипте. Барысы да тормыш мәшәкатьләреннән бераз арынып, авылдашлары, туган-тумачасы дус ише белән очрашты, аралашты. Чарада катнашучыларны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев сәламләп, котлау сүзләрен җиткерде, Рәхмәт хатларын тапшырды. Читтә яшәгән якташларны бергә җыеп, матур тамаша бүләк иткән мондый чаралар киләчәктә дә үтсен, дигән теләк белдереп таралышты халык. Иске Чупты авылының киләчәге дә шушы күркәм очрашу кебек гөрләп торсын, ямьле, нурлы булсын! Язманың тулы варианты белән "Игенче" гәзитендә танышырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей