Иске Балтач эшкуары балыкчылык белән шөгыльләнергә исәпли

Иске Балтач гражданы балык үрчетү проектын тормышка ашырмакчы.

Иске Балтачта яшәүче бер граждан  балык  үрчетү турында  бизнес-проектын район Хакимиятендә узган “Эшмәкәрлек сәгате”ндә  тәкъдим иткән.

 Бизнес-проек хуҗасының  чуртан, линь  һәм  табан балык  үрчетү буенча эш тәҗрибәсе бар. Иске Ямурза авылы янындагы  буада керкә балыгы үрчетү максаты бар. Буада бу эш белән шөгыльләнү өчен    рөхсәт сорый. Алга таба буаның азык базасын исәпкә алып, ел саен балыкларны өзлексез үстерү өчен маймычлар үрчетү дә  күздә тотыла.

Бизнес –проект хуҗасы  шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлеп бер кешегә эш урыны булдырырга  һәм буада балыкчылар өчен актив ял урыны булдырырга исәпли.

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей