Иштирәк терлекчеләре бердәм булып, уртак максат өчен тырыша

Иштирәк сөтчелек фермасы  бүген уңышлы эшли. Нурлыгаян Миргаязов  җитәкләгән коллектив көненә ике тоннадан артык сөт җитештерә

 Иштирәк сөтчелек фермасында  кем белән  сөйләшсәң дә,  бернинди моң-зар ишетмисең.  Һәркем үз урынында яхшы кәеф белән, дәртләнеп эшли.    Җәмгыять директоры  күңелләрен күреп тора.

―Хезмәт хакын ай саен  алып барабыз. Күләменнән дә канәгатьбез,―диләр көненә һәр сыердан ун килограммнан артык сөт алган савучылар.

Ферма мөдире Нурлыгаян  Миргаязовның күңеле тыныч бүген.Узган елдагы уңай булмаган һава шартлары нәтиҗәләре Иштирәк сөтчелек фермасында аз гына да кире чагылыш тапмады.  Бүген биредә терлек азыгына кыенлык кичермиләр. 

―Сусыл азыкларны маллар алдына чикләнмәгән күләмдә салабыз. Рацонга печән дә кушабыз. Һәр сыер исәбенә өч килограмм фураж оны бирәбез. Азыкны малларга бутагыч җайланма белән катнаштырып салабыз,―ди ферма  мөдире эшләр барышы белән таныштырып.

Савучы Рәфидә Гайнуллина, Розалия Гыйльметдинова, Эльвира Такиуллина, Илфиза Нисафетдинова, Рәлифә Миргаязова, Нурия Гайнуллина, Рәмзия Йосыповалар  әлеге вакытта  барлыгы  ике тоннадан артык сөт җитештерә. Көнлек тулай савым күләме узган елның бу көнендәге күрсәткечтән алты центнерга артык.

―Маллар рационын катнашазыклар белән дә тулыландырабыз. Кичә генә егерме тонна гранулалаштырылган азыклар сатып алдык.  Савымны арттыруның барлык мөмкинлекләреннән файдаланырга тырышабыз. Шунсыз булмый. Акчаның иң кирәк чагы. Алда язгы кыр эшләре..,― дип өсти җәмгыять директоры Фидәрит Мирһаҗев,  терлекчелек һәм, бигрәк тә сөтчелек тармагы, хуҗалыкка төп акча китерү звеносы икәнлеген билгеләп.

Мул савымга ирешүне тагын бер шарты, ул да булса Иштирәк сөтчелек фермасында сыерларның төп өлеше  ноябрь―декабрь айларында  бозаулаган. 

―Бары кырык сыер үрчем китерәсе калды. Югары күрсәткечләргә ирешүнең калганы үзебездән тора,―ди  ферма мөдире  планлаштырылган вакытта үрчем  алынуы  продукция җитештерү тотрыклылыгын тәэмин итүнең төп факторы икәнлегенә басым ясап.

Иштирәк сөтчелек фермасы терлекчеләрен эшкә өйрәтәсе юк. Бердәм булып, уртак максат өчен тырыша алар.

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей