«Иртәгә уңыш яулау өчен, бүген тырыш»

«Иртәгә уңыш яулау өчен, бүген тырыш», – дип яши Иске Сикияздан Шәрифҗановлар гаиләсе

– Саумысыз, Иске Сикияз икмәген бирегез әле.

– Юк шул инде ул, алып бетерделәр, – дип җаваплады Югары Тәтешленең
бер кибе­тен­дә сатучы чираттагы сатып алучыга.

– Тәмле булгач, аны бик тиз өләшәләр, – дип тә өстәп куйды.

Әйе, хуш исле, искиткеч тәмле бу икмәкне минем да ашаганым булды. Иске Сикиязга юл төшкәч, ул икмәк пешерүчеләр белән танышырга теләп, Шәрифҗановлар гаиләсенә юл алдым. Төзек, матур йорт, гөл­чәчәккә күмелгән ихата. Безне дүрт яшьлек Наилә каршы алды. Матур күлмәген, чәченә таккан ободогын күрсәтә-күрсәтә, әти-әнисенең өйдә юклыгын аңлатты. Озак та үтми, Ришат абый белән Линария апа да кайтып җитте. Бик ачык, мөлаем булып чыкты хуҗалар. Әңгәмәбез үзеннән-үзе
корылды.

Моңа кадәр гаилә башлыгы себер якларында эшләп йөргән икән.

– Эштән бигрәк, озакка гаиләне калдырып чыгып китү кыен иде. Балалар әтиләрен күрми үсә, дигәндәй. Шулай бер кайтуымда утырып уйлаштык та, нинди дә булса үз эшебезне ачып карамакчы булдык. Линария ипи пешерергә тәкъдим итте. Мин каршы килмәдем. Менә инде икенче ел икмәк пешереп сатабыз, – дип сөйләп китте Ришат Хөрмәтулла улы.

Линария Сирин кызы тәүлегенә 210 икмәк пешерә. Аның рецептын сорагач, искечә, әчетке белән, диде ул. Аңлап торабыз, күңелеңне бирмәсәң, ризык уңмый. Камыр бастыңмы, җылысы кирәк, тегесе-монысы. Яшь бала караган кебек карарга кирәк аны. Икмәкләрне Ялгызнарат, Башкибаш, Сәүкияз һәм Югары Тәтешленең «Рамир», «Татойл», «Рушан» кибетләренә илтәләр. Әле аны йортта пешерәләр. Әмма якын киләчәктә бу эш ихатада төзелә башлаган пекарняда башкарылачак. Бу күләмле эшне аткарып чыгу өчен Шәрифҗановлар субсидия алу бәхетенә ирешкән. Шуңа да алар район хакимиятенә бик рәхмәтле. «Районыбыз җитәкчеләре эшләгән кешене күрә һәм дәртләндерә белә. Без моңа бик шатбыз», – ди алар.

Минемчә, гаилә зуррак булган саен, көчлерәк. Бер-береңә терәк-таяныч булып, киңәшләшеп, ярдәмләшеп, күмәк эшләп, бергәләшеп ял итеп яши ул чын гаилә. Тормыш сынауларын үткән гаиләдә хуҗабикә гармония тудыра алган. Бүгенге көндә Чайковскийда һөнәр үзләштергән Лиана белән Нурия әти-әни­лә­ре­нең уң кулы. Өлкәннәре Назыйм үз тормышы белән яши.

Җылылык, татулык бөркелеп торган Шәрифҗановлар гаиләсенә уңышлар юлдаш булсын. Хуш исле икмәкләре, ә бәлки киләчәктә тәмле-тәмле камыр ашлары белән барчабызны сөендереп яшәсен.

Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.

Автор фотосы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей