Ир-егетләр сынатмый (Бураевский район)

«Урожай» хуҗалыгында көч салучы механизаторлар, водительләр районда билгеле үз эшенең осталары. Алар язгы басу мәшәкатьләреннән башлап көзге туфрак эшкәртү төгәлләнгәнче кырда, аннары фермада мал кышлатуда терлекчеләргә ярдәмләшә.

Мәсәлән,  фидакарь хезмәте өчен хөкүмәтнең югары бүләгенә атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән югары исмегә лаек булган Рәфит Зиннуров чәчүдән ашлык урагын тәмамлаганчы басуда, аннары фермада эшли. Айдар Низамов берничә дистә ел машина руле артында. Ул йөрткән машина да икәү, берсе белән орлык чыгарса, икенчесендә сенаж салганда яшел масса, комбайннан ындыр табагына ашлык ташый. Инсур Вәлиев арада иң яшь кеше, аның хезмәт юлы яңа башлана. Ул язгы чәчүдә өлкән игенчеләргә ярдәмләшә.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей