Ипи тәме алар кулында

     Бүгенге көндә бу - хатын-кыз hөнәре, ә бу - ир-атныкы дип бүлеп карау юк. Тигезлек хөкем сөргән җәмгыятьтә hәркем күңеленә хуш килгәнен сайлый.

    Шулай булуьша карамастан, кайбер эшләрне башкару табигать тарафыннан гүзәл затлар өлешенә бүленгән. Мәсәлән, пешекче. Төрле дәвердә төрле үзгәрешләр булган. 18-19 гасырда укытучылар арасында хатын-кызлар аз булган. Ул чорның күренекле мөгаллимнәре арасында гүзәл зат исемен очратуыгыз шикле. Рәссамнәр, декораторлар арасында да алар юк дәрәҗәсендә, чөнки сәнгатьтә хатын-кызга урын бирелмәгән. Ә менә пешекчелек өлкәсендә хатын-кызның роле гомер-гомергә алыштыргысыз калган. Бәлки бу аның төп вазифаларының берсе саналгангадыр? Борын-борыннан бала карау, өй җылысын саклау, ашарга пешерү белән нәкъ хатын-кыз шөгыльләнгән бит. Икмәк исе килеп торган әни куллары хакында юкка гына әдәби әсәрләр язылмагандыр, шәт. Бүгенге геройларыбыз исә үз гаиләләрен генә түгел, бөтен Дүртөйле шәhәре hәм районы халкын тәмле икмәк белән сыйлый. Сүз Дүртөйле "Агыйдел-сервис" җәмгыятенең икмәк пешерүчеләре турында бара. Алар бу өлкәдә 20 ел эшли. Халык алар пешергән икмәктән бик канәгать.

   —   Без ипи тәкъдим итеп йөрмибез, сатып алучылар үзләре эзләп килә. Бу безнең икмәгебезнең, чыннан да тәмле икәнен күрсәтә. Чөнки минем уңган хезмәттәшләрем үз эшен намус белән башкара. Шуңа күрә мин алар белән горурланам hәм рәхмәтемне җиткерәм, — ди әлеге җәмгыятьнец җнтәкчесе Әмир Сәфиев.

    —Пешерүчеләрем генә түгел, сатучыларым да тырышып эшләп йөриләр. Берсеннән-берсе үрнәк алалар. Тырыш hәм тату хезмәт нәтиҗәсе – җәмгиятебезнең уңышы. Мондый коллектив булганда киләчәктә дә халык алдында йөзебез якты булыр. Хезмәттәшләремне чын күңелдән матур бәйрәм белән тәбриклим hәм сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар телим, — ди Әмир Рәхмәтулла улы.

     Ипи пешерүчеләрнең турыдан-туры җитәкчесе Әлфия Солтан кызы Василова өчен календарьдә кызыл дата юк. Бөтен белемен, көчен, вакытын бирә ул сыйфатлы hәм тәмле икмәк пешерүгә.

    Эльмира Ибраhимова, «Өмет» гәзите.

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей