Инженер – чын ирләр һөнәре

“Урожай” хуҗалыгында эшләүче Илмир Нуриев Иске Мостафа авылында гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килгән. Бәләкәйдән тимерлектә механизаторлар янында булышып үсә. Борай икенче санлы мәктәбендә белем алып, Уфадагы тимер юл училищесына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый.

Дипломлы яшь белгеч хезмәт юлын тимер юлда машинист булып башлап җибәрә. Берничә ел эшләгәннән соң армия сафына алына. Хәрби бурычын Алтай краенда үтеп кайта. Белорет кызы Лариса белән чәчләрен-чәчкә бәйләп, Уфада яшиләр. Тик ничек кенә булмасын, Илмирны авыл үзенә тарта. Шулай итеп ул гаиләсе белән 1990 елда Борайга кайта. Мәгъдән исемендәге хуҗалыкка механизатор булып эшкә урнаша. Үз эшенең остасы, оештыруга сәләтле, эшчеләр белән уртак тел таба белгән Илмирны 2010 елда инженер итеп тәгаенлиләр. Менә 12 ел инде “Урожай” хуҗалыгының машина-трактор паркын җитәкли.
Яратып, булсынга дип эшли ул эшендә.
– Без аны, үзара хөрмәт итеп, “аяклы энциклопедия” дип йөртәбез, чөнки, нинди сорау белән генә мөрәҗәгать итсәң дә, җавап бирмичә калмый. Белмәгәне юк аның! Илмир Нуриевны коллективыбызда һәркем хөрмәт итә, – ди хезмәттәшләре.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей