Иңгә-иңне куеп (Бураевский район)

Районда язгы кыр мәшәкатьләре чорында механизаторлар белән чәчүчеләргә орлык материалы чыгаручы водительләр шулай эшләде.  «Победа»  җәмгыятенең Борай бүлекчәсендә дә әлеге һөнәр ияләре бер гаилә әгьзаларыдай бердәмнәр. Алар үзара килешеп, аңлашып эшләгәч, хезмәт күрсәткечләре дә югары була. Мәсәлән, өч чәчкеч тагып чыккан агрегатлар көненә 40-50 шәр, бер чәчкечлеләр кимендә 25 шәр гектар мәйданда эш башкара дип сөйли бүлекчә директоры Даниф Нигматьҗанов. 

Чәчү эшләренең соңгы көннәрендә Олег Гайдуллин Алтаю авылы янәшәсендәге басуда бодай астына кәҗә үләне чәчте. Газ 53 машинасында водитель Александр Шәнгәрәев ике агрегатка орлык материалы чыгарып аларны туктатмый эшләтте. Сергей Гыйльмуллин ТГ-90 маркалы тракторда чәчүлекләрне кәтүкләп барды.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей