ИМӘНЛЕКУЛ ТӨБӘГЕ КҮРКӘМЛӘНӘ БАРА

Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, хакимиятнең структуралы подразделениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, районыбызда эшчәнлек алып баручы төрле оешма, учреждение, предприятеләр җитәкчеләре берлектә урыннарга чыгып, хакимият көннәрендә катнашуын дәвам итә.

Аның чираттагысы Имәнлекул авыл Советы авыл билмәсе үзәгенең мәдәният йортында урындагы хуҗалык, оешмалар җитәкчеләре, авыл биләмәсе активы һәм күмәк халык катнашлыгында үтте. Гадәттәгечә, Реканс Фәнил улы Ямалеев бүгенге җыелуның максатларын аңлатты, көн тәртибе белән таныштырды, форсаттан файдаланып, урындагы халыкны үзләрен кызыксындырган сорауларны биредә катнашучы оешма учреждениеләр җитәкчеләренә җиткереп, канәгатьләнерлек җаваплар алу мөмкинлегеннән читтә калмаска чакырды. Иң тәүдә биләмә башлыгы Розалия Лиф кызы Хафизова узган 2019 елда биләмәнең социаль-икътисади һәм иҗтимагый тормышы турында җентекле хисап тотты. Имәнлекул авыл биләмәсенең гомум мәйданы 8694 гектар тәшкил итә, биредәге 3 авылда 1300 кеше яши. Шуларның эш көчендәгеләре – 745 кеше, 18 яшькә кадәрге үсмерләр – 293 кеше, 262 кеше хаклы ялда инде. Балигъ булмаган балалар тәрбияләнгән 3 гаилә имин булмаганнар исемлегендә, 6 гаилә һәм граждан социаль хәвефлеләр төркемендә һәм аерым күзәтчелектә тотыла, 26 гаилә күп балалылардан исәпләнә, 26 гаилә аз тәэмин ителү сәбәпле, дәүләт ярдәменнән файдалана. Авыл биләмәсендә 2 фельдшер-акушерлык пункты, 2 мәктәп бар. Мәктәптә барлыгы 117 балага 21 укытучы һәм 9 хезмәтләндерү персоналы белем һәм тәрбия бирә. Имәнлекулдагы балалар бакчасында 2 төркемдә 40 сабый тәрбияләнә, алар белән 7 хезмәткәр эшли. Югары Аташтагысында 20 баланы 4 хезмәткәр тәрбияли. Биредә шулай ук Саклык банкы филиалы, Русия почтасының ике бүлекчәсе, ике авыл мәдәният йорты, гомум китап фонды 30 мең данә тәшкил иткән ике китапханә халык ихтыяҗларына хезмәт итә. Биләмәдә җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте, 11 крәстиян-фермер хуҗалыгы финанс-хуҗалык эшчәнлеге алып бара, 5 сәүдә ноктасы халыкны азык-төлек һәм көндәлек кирәкярак товарлар белән тәэмин итә. Имәнлекул якларында да тормыш-көнкүрешне тәэмин итү, яшәү шартларын яхшырту җәһәтендә күпкырлы эшчәнлек алып барыла. Иң зур игътибар, әлбәттә, авыллар йөзен үзгәртү, төзү-төзекләндерү эшчәнлегенә юнәлтелә. Узган елда Имәнлекул һәм Югары Аташ авылларында чүплекләрне бетерү максатында 110 мең сум акча тотынылган. Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашып, Югары Аташ авылының Кызыл партизан һәм Яшьләр урамнарында 2100 метр урам юлын күтәртеп эшләтү 1450000 сумга төшкән. Аны башкаруда “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең иганә ярдәме һәм халыкның ирекле акчасы, муниципаль район бюджеты бүлгән акчага республика Хөкүмәте 1 миллион сум өстәгән. Хәзер бу урамнар юллары авылга ямь өстәп җибәргәндәй тоела. Күпкат лы торак йотлар подъездларын ремонтлау буенча республика программасында катнашып, Имәнлекулның Үзәк урамында икешәр катлы дүрт йортның подъездлары тәртипкә китерелгән. Бер үк вакытта 3 санлы йортны су белән тәэмин итү һәм канализация челтәрләре дә яңартылган. Подъездлар ремонтлау өчен 496 мең, суүткәргеч һәм канализация челтәре салу өчен 98000 сум акча тотынылган. Биләмә үзәгенең Мәктәп, Мортазиннар урамнарына 64000 сумга юл билгеләре урнаштырылган. Имәнлекул урта мәктәбенең ихатасына асфальт җәю 600000 сумга төшкән, җылыту системасын капиталь ремонтлауга 800000 сум юнәлтелгән. Югары Аташта Тынычлык урамында 400 метр арада яңа суүткәргеч линия төзүгә 354000 сум акча киткән. Биләмә авылларында 25 заманча көнкүреш калдыклары туплау контейнерлары куелган, ремонтлау вакытында алмаштырырга өстәмә рәвештә 4 контейнер алганнар. “Эшлекле гамәлләр” проекты ярдәмендә Җәмәй авылында 346000 сумлык ике урам коесы эшләнгән. Имәнлекулда Үзәк, Әниләр, Парк, Төньяк, Ялан, Фидус Мусин урамнарын, Югары Аташта Үзәк, Мәктәп, Тынычлык, Кольцевая, Яр буе урамнарын караңгы мәлдә яктырту системасын капиталь ремонтлауга 354000 сум акча юнәлтелгән. Янгыннардан һәм башка афәтләрдән саклану максатында байтак йортларда төтен чыгуны искәртү приборлары урнаштырылган, чүплекләр кир тәләнелгән, чүп үләннәре чабылган, корыган агачлар киселеп, җыеп түгелгән, халык арасында аңлату эшләре алып барылган. Төзү-төзекләндерү эшләре агымдагы елда да дәвам иттереләчәк. Әлеге вакытта Җирле инициативаларны хуплау программасы ярдәмендә Имәнлекул урта мәктәбенең тәрәзәләрен пластик блокларга алмаштыруга ирешү юнәлешендә эшчәнлек бара. 2020 елга аяк басу белән мәктәптә күп төрле чаралар оештырыла башлады. Мәсәлән, “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе”, хоккей, волейбол ярышлары, КВН, әти-әниләр белән берлектә концертлар, гаиләләр белән “түгәрәк өстәл” артында очрашулар. Күптән түгел 5-7 сыйныфлар укучылары арасында “Күңелле стартлар” ярышы үтте. Чара бик мавыктыргыч, укучыларның зур активлыгы белән барды. Бәйгеләргә әти-әниләр дә теләп кушыла, укытучылар да читтә калмый.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей