Имин бүгенгебез, якты киләчәгебез өчен

Бу көннәрдә без бергәлешеп олы бәйрәм тантаналарын кичерәбез: Республика көне һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме районыбыз оештырылуның 90 еллык юбилее белән бергә үрелде. Республикабызда аграр тармакта иң алдынгы исемен дистә еллар дәвамында лаеклы аклап килүче районыбыз, аның күп милләтле хезмәтсөяр халкы өчен бу бәйрәмнәр аеруча кадерле һәм әһәмиятле дә. Көнне төнгә ялгап басуларда иген һәм техник культуралар иккән, фермаларда югары савым һәм көрлек күрсәткечләренә ирешкән генә түгел, ә барлык тармакларда да армыйталмый фидакарь хезмәт өлгеләре күрсәтеп, җиңү арты җиңүләр яулап сөендергән барлык чакмагышлылар да бүген дан һәм хөрмәткә ия. Илебездә алып барылучы төпле уйланылган социаль-икътидый сәясәт үзенең күркәм җимешләрен безнең тормыш-көнкүрешебездә ачык күрсәтә, без моны хезмәт шартлары яхшыруда, авылларыбыз йөзе күркәмләнүдә, райондашларыбызның елдан-ел күркәмрәк төзелешләр алып баруында, икътисад күрсәткечләренең һәрчак арта төшүендә, тормышыбызның шәһәр шартларына яраклаша баруында ачык күрептоеп торабыз. Игенчелектә һәм терлекчелектә интенсив заманча технологияләрдән кыю файдалану, хезмәт кешеләренең һөнәри әзерлеген, квалификацияләрен даими күтәрә бару нәтиҗәсендә бүген Чакмагыш аграрийлары иң югары уңыш алу, сөт һәм ит җитештерү күрсәткечләренә ия булып кына калмый, бу җәһәттән тагын да югарырак уңышларга ирешү юлында армый-талмый хезмәт сала. Бүген күп хуҗалыкларда ашлык киптереп саклау келәтләре, өр-яңа җиһаз-корылмаларга ия терлекчелек комплекслары төзелә, иң заманча югары җитештерүчәнлеккә ия техника төрләре сатып алына, җирләр ашлана, туфрак эшкәртелә, маллар генофонды яхшыртыла. Һәр авылда бүген халыкның имин тормышын тәэмин итү, югары белемле, яхшы әзерлекле яшь кадрларны урыннарда төпләндерү, аларга шәһәрдәгедән ким булмаган тормыш һәм эш шартлары тудыру җәһәтендә илебез, республикабыз һәм район җитәкчелекләренең һәрдаим хәстәрлек күрүе дә яшәешебезне мәгънәлерәк итә, яңа хезмәт җиңүләренә рухландыра. Җитештерү объектлары белән беррәттән авылларда социальмәдәни-көнкүреш юнәлешендәгеләр төзелеше дә киң колач белән алып барыла. Район үзәгендә күтәрелгән өч катлы өр-яңа медицина-диагностика җиһазкорылмалары белән табибларга һәм пациентларга барлык уңайлы шартлар тудырылачак поликлиника төзелеше белән беррәттән урыннарда модуль тибындагы фельдшеракушерлык пунктлары саны арта, булганнары танымаслык булып төзекләндерелә-яңартыла тора, авыл мәктәпләре, балалар бакчалары, мәдәният учаклары заманча ремонтланылып, аларда да модернизация эшләре тормышка ашырыла, хезмәткәрләргә торак төзелеше артканнан-арта, юллар төзелә һәм ремонтланыла, инженерлык челтәрләре – электр энергиясе, зәңгәр ягулык һәм су белән тәэмин итү системалары яңара һәм булдырыла. Әлеге барлык эшләрдә дәүләтебез хәстәрлеге ачык чагыла. Төзү-төзекләндерү, яңарту эшләре дәүләт, республика һәм район программалары нигезендә тормышка ашырыла. Әйтик, “Эшлекле гамәлләр” проекты ярдәмендә а в ы л л а р д а соңгы чорда бик күп һәйкәлләр я ң а р т ы л д ы , социаль-мәдәни тәгаенләнештәге объектлар ремонтланылды һәм төзелде, Җирле инициативаларны хуплау программасы исә күп урыннарда юллар төзүдә, караңгы мәлдә яктырту системаларын яңартуда, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрен төзекләндерүдә, техника сатып алуда ярдәм итте, “Башкортстан ихаталары” проекты ярдәмендә район үзәгендә, Иске Калмашта халык яшәгән бистәләр шәһәр төсе алды, болардан тыш подъездлар ремонтлау, ихата-кураларны төзекләндерү, яшелләндерү һәм башка төрле программалар уңышлы тормышка ашырылып килә. Быел район үзәгендә Гаилә ялы паркы төзелеп ачылды, Юмаш, Рапат һәм Тозлыкуш авылларында алар төзелеше бара, күп биләмәләрдә спорт белән шөгыльләнү өчен тренажерлар, балалар уен мәйданчыклары монтажланды. Әле район үзәгендә төзелеше барган яңа мәктәп бинасы да тиздән аңа яңа төс бирәчәк, шулай ук Чакмагыш, Имәнлекул авылларында барган комплекслы төзелеш мәйданнары да зур горурлык һәм сөенеч хисләре, якты киләчәгебезгә ныклы ышаныч өсти. Бәйрәмнәрне чакмагышлылар социаль тотрыклылык, дуслык-туганлык хисләре белән берләшкән төрле милләт вәкилләренең яңадан-яңа яулаган зур уңышлары белән каршылый. Киләчәктә дә райондашларыбыз үзләренә күрсәтелгән игътибар, чолгап алынган олы хәстәрлеккә тырыш хезмәт, өр-яңа казанышлар белән җавап бирер, алдагы юбилейлар тагын да мәртәбәлерәк, күркәмрәк булыр, дип өметләнәбез. Бәйрәмнәр котлы булсын, хөрмәтле райондашлар!

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей