ИЛ ХӘСТӘРЕН ИҢНӘРЕНӘ ЙӨКЛӘП

Быел Русиянең Һава-десант гаскәрләре оештырылуга 90 ел тулды. Әлеге төр формированиеләрнең туган көне булган 2 августта бөтен илебездә, шул исәптән безнең районда да истәлекле чаралар оештырылды.
Район үзәгендә Җиңү паркында Ватаныбыз иминлеге өчен көрәшкән якташларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәлдәге мәңгелек утка чәчәк гөлләмәләре салу тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, хәрби комиссариат вәкилләре һәм һавадесант гаскәрләре ветераннары катнашты. –Илебез өчен авыр сыналышлы мәлләрдә иң өлгеле гаскәрләр төре булган десантчылар һәрвакыт батырлыклары аерылып торды, – диде тәбрикләү сүзендә Реканс Фәнил улы. –Зәңгәр беретлы ирегетләр һәм хәтта хатын-кызларыбыз да иң катлаулы һәм үтә җаваплы бурычларны да җиренә җиткереп башкарып, хәлиткеч мәлләрдә олы батырлык өлгеләре белән үзләрен данга күмде. Тыныч тормышта да элекке десантчылар һәрвакыт алгы сафта кала һәм ихтыяр көче, булсынга дип тырышулары белән аерылып тора. Һәркайчыгызны да бәйрәм белән ихлас котлыйм һәм иң изге теләкләремне җиткерәм. Омск өлкәсендәге һава-десант гаскәрләренең уку үзәгендәге фаҗигадә ике аягын да югалткан, тоташ илебез күләмендә танылган якташыбыз Рөстәм Нәбиев җавап сүзендә ихлас рәхмәт белдерде һәм биредә һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр хөрмәтенә дә истәлекле тактаташ куелса иде, дигән тәкъдим кертте. Реканс Фәнил улы моны, һичшиксез, хәл итәргә ризалык белдерде. Алай гына да түгел, башка төр гаскәрләрдә хезмәт итүчеләр истәлегенә дә тактаташлар ачу һәм хәрби техника күргәзмәсе оештыру планы булуын да белдерде. Артабан чарада катнашучылар тиздән ачылачак Гаилә ялы паркы төзелеше белән танышты, биредә җиһазландырылган ачык һавадагы тренажерлар, балалар уен мәйданчыгы, фонтан, җәйге тамаша залы, башка архитектурасәнгать объектларын карады, фикер алышты. Һава-десант гаскәрләре көнендә әлеге хезмәт ветераннары урамнар буйлап йөрде, хезмәттәшләре белән аралашты.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей