ИКМӘКЛЕ БУЛАЧАКЛАР

Хәзер авыл эшчәннәре өчен туры һәм күчмә мәгънәсендә дә кызу мәл җитте. Алар кызу кояш нурлары астында бөртекле культуралар уңышын җыя. Бар көчләрен салып, нәтиҗәле эшлиләр. «Вәлиев» токымчылык заводында булганда, без моңа үзебез күреп ышандык. Әлеге хуҗалык җитәкчесе Раил Гәрәев белән без эш бүлмәсендә түгел, бәлки кара тузан өермәсе туздырып, комбайннар эшләгән басуда очраштык.

-  Биредә «памяти Хангилдина» сортлы борчакны уру Һәм сугу бара, - диде ул безнең белән күрешкәч тә. - Үзйөрешле ике “Challenger” һәм “MacDon” чапкычлары һәм җиде комбайн эшли. Аларга тәҗрибәле механизаторлар Илфак Газетдинов, Илшат Рафиков, Раил Асылгәрәев, Александр Чернышев, Алмаз Сәгадиев, Дамир Хәбибуллин, Сергей Вяткин, Айрат Әхмәтшин һәм Башкорт дәүләт аграр университеты студенты, бездә практика үтүче Рамазан Вәлиев идарә итә. Комбайннар артыннан басуга Айдар Миңнемөхәммәтов, Рәвит Шакиров һәм Тимергали Шәңгәрәевның өч пресс-җыйгычы килә. Менә шулай, гомуми көч белән без 25 көн эчендә уңышны җыеп алырга ниятлибез.

Быел хуҗалык бодайның «башкирская-28» һәм арпаның «памяти Чепелева» сортларын кайтарган, техникага килгәндә, «Фиат» катнаш чәчү комплексын әйтеп китәргә була, шулай ук "Башсельхозтехника"  ның Чишмә филиалында "К-700" тракторына модернизаөия үткәргәннәр. Һәм чәршәмбе көнне кичкә бирегә яңа "ACROS" комбайны кайтты. Димәк, әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесенең машина-трактор паркы ныгый һәм бу, һичшиксез, хезмәт җитештерүчәнлегендә чагылачак.

Гәзитнең бу саны дөнья күрер алдыннан борчак 220 гектар мәйданда җыеп алынган һәм аның гектар көче 24 центнер тәшкил иткән. Игенчеләр шулай ук уҗым арышын урып-җыюга кереште.

Без исә, вәлиевлыларга куелган планнарын үтәүләрен һәм алтындай игеннән мул уңыш җыеп алуларын телибез.

Виолетта Хуснуллина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей