ИКМӘК БУЛАЧАК: урып-җыю кампаниясе тулы куәтенә бара

«Победа» токымчылык заводында, районыбызның барлык агрохуҗалыкларындагы кебек үк, урып-җыю кампаниясе тулы куәтенә бара. Дөрес, биредәге басуларда без була алмадык һәм бу материалны әзерләү өчен кирәкле бөтен мәгълүматны бары тик машина-трактор остаханәсендә агроном Булат Әхмәдиев сүзләреннән генә алырга туры килде.

Хәзер җирле игенчеләр бөртекле культуралар суктыра. Алты комбайн эшли: дүртесе үзебезнеке, ике комбайн Иске Уртай һөнәр училищесыннан һәм фермер Ильяс Мәрһәмовтан җәлеп ителгән. Пәнҗешәмбе көнне, без хуҗалыкка килгәндә, ашлыкның тулай күләме 16 мең центнер тәшкил итә иде. Ә гәзитнең яңа саны дөнья күргәнче бу күрсәткеч, әлбәттә, үзгәрәчәк.

Суктыру буенча иң югары күрсәткеч- комбайнчы Сергей Шамратовта - 5 мең центнер, аңардан бераз гына Ринат Сәхибгәрәев калыша, ул 4700 центнер суктырган. Өченче урында Сергей Хәсәнов 3200 центнер белән.

Шулай ук биредә туңга сөрү дәвам итә. Бу эш фронты механизаторлар - «К- 700» тракторы белән идарә итүче Фаил Хәмидуллинга һәм «Т-150»тракторында эшләүче Рәфит Закировка йөкләнгән.

Тәҗрибәле механизаторлар белән беррәттән яшьләр дә эшли. Алар -  фермер, ә белеме буенча инженер-техник Аяз Мәрһәмов һәм Башкорт дәүләт аграр университетының механик факультетын тәмамлаган Радмир Бәхтегәрәев. Аларның кыр корабльләре белән идарә итүләре яхшы гына килеп чыга.

Бер үк вакытта кырларда сенаж әзерләү бара, икенче кабаттан 6,5 мең тонна һәм 800 тонна печән салынган. Шулай ук салам кысыла, ә якын басуларда аны эскертлиләр һәм, агроном әйткәнчә, бернинди чикләүләрсез җирле халыкка тараталар.

Быел биредә бөртекле культураларның яңа сортларыннан да уңыш җыелачак. Болар - сабан бодае «суперэлита кенельская юбилейная», көзге бодай «башкирская-10» һәм гектарыннан 30 центнер уңыш биреп сөендергән «суперэлита памяти Чепелева» арпасы.

Шулай ук хуҗалык бу урып-җыю сезонына яңа К-732 тракторы сатып алган. Аңа идарә итүне Илнур Исламовка ышанып тапшырганнар. «Кузбасс» чәчү комплексын да сатып алганнар. Ул   техник характеристикаларын раслап, үзен эштә күрсәтергә өлгергән инде.

Ә безгә җирле игенчеләргә югал­туларсыз мул ашлык җыеп алуларын телисе генә кала.   

Виолетта Хуснуллина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей