ИКЕ БӘЙРӘМ БЕРЬЮЛЫ КИЛДЕ

Үткән ялларда бәрәкәтле туган җиребездә берничә бәйрәм тантанасы үтте. Чакмагышта Республика көнен, районыбызның 90 еллык юбилее һәм Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләнде. Бәйрәм алды көнендә көндезге сәгатьләрдә район мәдәният йортының конференцияләр залында районыбыз үсешенә аеруча зур шәхси хезмәт өлешләрен керткән якташларыбыз тантаналы шартларда тәбрикләнде. Кичке сәгатьләрдә исә Гаилә ялы паркында райондашлар өчен зур бәйрәм концерты оештырылды. Районыбызның данлы үткәннәренә үзенчәлекле тарихи сәяхәтне хәтерләткән тантаналы чараны Эльвир Халиков, Денис Мансуров, Гөлназ Сәлимова рус, башкорт һәм татар телләрендә алып бардылар. Районыбызның юбилеена багышланган бәйрәм вокаль ансамбль башкаруында туган ягыбызның гимны булган “Шат кояшлы Чакмагышым” җыры белән башланды. Артабан райондашларны шушы тантана белән мәртәбәле кунаклар – муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов чыгыш ясап, районда төрле дәрәҗәдәге дәүләт һәм республика программалары нигезендә башкарылган төзекләндерү эшләре, район ирешкән казанышлар турында сөйләде. Артабан чакмагышлыларны башкала вәкиле – Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, “Башкортстан кешеләре” проекты җитәкчесе Инга Альберт кызы Юмашева тәбрикләде: “Чакмагышлыларны республиканың төп бәйрәме – Республика көне белән ихлас күңелдән котлыйм. Чакмагыш районы тәү чиратта үзенең изгелекле, хезмәт сөючән, ярдәмчел, Башкортстаның чын кешеләре белән данлы. Һәм мин моны ихлас күңелдән әйтәм. Без “Башкортстан кешеләре” проекты чикләрендә республиканың барлык төбәкләрен йөреп чыктык һәм бик күп һөнәр ияләре, ветераннар, спортчылар белән очраштык. Аларның һәркайсы – үз туган җиренә хезмәт итүнең чын үрнәге. Чакмагыш районында мондый кешеләр аеруча күп. Шуңа да сезнең районга килү һәм бу бәйрәмдә катнашу — минем өчен зур шатлык. Барлык чакмагышлыларга ныклы сәламәтлек һәм уңышлар телим”, – диде. Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары Вадим Васильевич Соколов һәм Ирек Марс улы Усманов та бәйрәм белән котладылар. Артабан тантананы районыбызның сәхнә осталары әзерләгән чыгышлар дәвам итте. Гөлшат Галләмова җитәкчелек иткән “Асылъяр” халык биюләре ансамбленең типтәр татарлары биюе, Гөлнара Шәймиеваның, Г.Табишева җитәкчелегендәге “Чулпан йолдыз” хатынкызлар вокал ансамбленең, Башкорт дәүләт филармониясендә хезмәт салучы якташыбыз Илсур Имаевның җырлары тамашачылар күңеленә хуш килде. “Безнең районыбыз юбилеен зур бәйрәм – Республика көне алдыннан каршы алуыбыз аеруча сөенечле. Чөнки бу гүзәл төбәктә гасырлар дәвамында бердәм тату гаилә булып яшәүче татар, башкорт, рус, чуваш, мари һәм башка милләт вәкилләренең язмышлары бер бөтен булып үрелгән”, – дип алып баручылар Юмаш мәдәният йортының рус вокал ансамбле әгъзаларын сәхнәгә дәште. Артабангы концерт программасын Р.Кәримов җитәкчелегендәге “Идел” уен кораллары ансамбле гармунчылары башкаруындагы попурри, Вера Фомина җитәкчелек иткән “Сеспел” чуваш халык фольклор ансамбле җырчылары, “Асылъяр” халык бию ансамбленең башкорт биюе дәвам итте. Районыбызда яшәп иҗат итүче сәнгатькәрләрнең чыгышын Эльвир Халиков башкаруындагы “Башкортстан” җыры тәмамлады. Бәйрәмгә якташыбыз, популяр җырчы, Башкортстанның атказанган артисты Рамил Хаҗиев та кайтты. Гомер юлдашы Гүзәл Хаҗиева белән алар райондашларга күңел түреннән чыккан җыр-моңнарын бүләк итте. Агымдагы елда республикада төбәкара “Урал батыр уты” башкорт этник мәдәнияте марафоны старт алды. Аның чикләрендә Башкортстанның иҗади коллективлары Русиянең төрле төбәкләрендә, һәм әлбәттә, республика шәһәр һәм районнарында да чыгыш ясый. Бу көнне чакмагышлыларны котларга Башкортстан дәүләт филармониясенең иҗади төркеме һәм Тимур Рамазанов та килеп, күңелле концерт программасы бүләк итте.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей