“Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә”

Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы производствосы  кооперативы  басуларында бу көннәрдә эш тулы куәтенә барды.Басуда эш кайный.  Безнең күз алдында әтиле-уллы Илдус һәм Илфат Хәсәновлар   югары темпта эш башкарган мәле...

Язгы мизгел үтә кадерле булуына авыл ир-егетләре кече яшьтән үк төшенгән. Аяз көнне ал-ялына карамый күбрәк эш күләмен башкарып калу хәерле. Уңдырышлы җиргә орлык вакытында  төшкән очракта, игенченең изге эше башлангыч ала дигән сүз. Бу авыл хуҗалыгында көч салганнарның    аңына сеңгән төшенчә…

Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы производствосы  кооперативы  басуларында бу көннәрдә эш тулы куәтенә барды. Һава торышы үзгәреп китүе белән килешми мөмкин түгел.

Басуда ике  техника чәчү белән мәшгуль чагында хуҗалыкның рәисе Фәрит Владик  улы Сафин белән аралашырга форсат тиде.

—Быел чәчү чоры үз таләпләрен куя. Планнарыгыз  нинди? Аларны тормышка ашырып буламы?

— Һәр ел үзенчәлекле. Былтыр корылык булды. Шулай да  басуларда уңыш җыйдык. Уңдырышлылыкка килгәндә хуҗалыкта үткән елның корылык  шартларында  гектар куәте  уртача10—15 центнерлап  тәшкил итте. Һава шартлары уңай булганда быел  саннар югары булмакчы. Шуңа өмет итәбез. Ә планнарга килгәндә, чәчкәннән тыш 800 гектарлап җирдә бодай культурасын, 200 гектарда карабодай,100 гектарда  кукуруз,40 гектарлап көнбагыш чәчәргә  исәпләп торабыз. Шушы көннәрдә эшне төгәлләргә уйлыйбыз. Һава торышы гына киртә булмасын,—дип алдагы көннәрдә чынбарлык итәсе планнары белән уртаклашты җитәкче.

 

Басуда эш кайный.  Безнең күз алдында әтиле-уллы Илдус һәм Илфат Хәсәновлар   югары темпта эш башкарган мәле. Илфат МТЗ-1221.3 Беларус тракторында быел сатып алынган “Квернеланд” чәчү агрегаты белән зур күләмдә эш башкара. Ул Германиядә эшләнелгән агрегатны “йөгәнләгән” булып чыкты.  Гадәттә куәтле техникада көненә 80ләп гектар җирдә чәчүе ташка басылган.  Механизаторның чәчүдә төгәл алгоритм буенча орлыкны басуда урнаштырып баруы отышлы. Янә кеше факторына бәйлелек булмавы “Квернеланд” агрегатының өстенлекле якларын дәлилли. Чәчкечне орлык белән “заправить иткщч” шактый мәсьәлә чишелә. Чәчкеч артыннан йөрүче дә кирәкми, механизатор  үзе генә эшен төгәлләп баруы ифрат уңай хәл.  Илфат Хәсәнов үз көченә ышанып эшкә чыга.  Шул өстенлекләрен исәпләп агрегатны сатып алулары турында хуҗалык рәисе тәфсилләп сөйләде. Димәк, бу агрегат үзен аклаячагы билгеле.

Яшь механизаторга сорауларымны юлладым. Тыйнак егет игúтибар үзәгендә булуны хуп күрми. Эше буенча  бар сорауларга җавап әзер… Илфат Илдус улы хәрби хезмәтен төгәлләп кайткач чит якларга китәргә исәп тотмый. Кооперативта хезмәт юлын башлый. Тәтешле районы кызы Зөлфия белән гаилә учагын кабызып җибәрәләр. Гаиләләрен ямьләп балалары үсә. Йөкләтелгән эшне һәрчак төгәлләп өйрәнгән механизаторга  җитәкчеләр җаваплы эш фронтында эшне ышанып кушалар. Xезмәт династиясеннән ул, бу сүзләрдә тирән мәгънә бар.

 

Әтисе Илдус Сәхи улы  Т-150  тракторында чәчүне башкара. Туктап алган мәлдә тәҗрибәле механизатордан эшенең асылы турында кызыксындым. Гаилә башлыгы Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативында1984нче елдан эшләве мәгълүм. Үзе Ялангач авылыннан. Тормыш иптәше  Резида  Мәгъзүм  кызы белән дүрт бала тәрбияләүче үрнәкле гаиләләрнең берсе алар. Өлкәннәренең берсе ерак Себер тарафларында, икенчесе  Мичуринский  дуңгызчылык комплексында көч сала.  Кечесе  мәктәптә белем ала. Олы тормыш юлына балаларын эшсөяр итеп тәрбияләп  чыгаруны максат итеп куйганнар.

—Кооперативта хезмәт хакы вакытында түләнелә. Шуңа күңел тыныч. Эшне озын-озакка сузмаска исәп бар,—дип анык  җавап бирде Илдус Сәхи улы.

 

—Быел хуҗалыкка орлыкны Уфадан алабыз. Элиталы бодай орлыгы  Екатерина, арпаныкы Саша сортларына өстенлек бирелә. Көнбагышны— орлыкка, кукурузны сенажга салырга исәп бар. Хәстәрлек эшләре белән мәшгульбез.

Мәләвездән 220 тонна ашлама ташуны тәмамлыйбыз, —дип төгәллек кертте  Фәрит Владик улы.

  

Санаулы вакытны әрәм итмәс өчен әтиле-уллы тизрәк басуга ашыкты. Янә тынлыкны бозып техника кузгалды.  Игенчеләр сүзсез аралашырга күнеккән алар. Чәчү зур темпта дәвам итә.

Алдынгы механизатор эшендә улы өчен үрнәк. Сүз белән түгел, шәхси мисалда тәрбияләп үстергәннәр Хәсәновлар балаларын. Үзенең һәм  улының тырышлыгы турында да җитәкче  янә ихлас  сүзләр җиткерде.

— Чәчүдә 7 сәгатьтән башлап кичкә кадәр эшли механизаторлар. Кичә башладылар,140 гектардагы чәчүне бүген төгәлләячәкләр. Бу тагылма кеше факторына нык бәйле булмавы белән отышлы инде.  Ә чәчкечкә ашлыкны Фәрит Нәбиев, Равил Нәҗметдинов   ташуны хәстәрли. Ындыр табагыннан ашлыкны Илдус Садыйков төяп җибәрә. Ир-егетләр бергәләшеп шулай эшлиләр,— дип  җитәкче алдынгыларны мактап  телгә алды.

 Аралашкан вакытта күрше басуда да эш гөрли иде. МТЗ-82 тракторы белән чәчүдә Равил Муллануров, культивацияләүдә Финат Галимҗанов мәшгуль. Алар да тәгаенләнгән эш планын вакытында төгәлләргә әзер.

Шулай язның соңгы көннәренең берсендә аралашу— хуҗалыкларда хәстәрлекле, туган җирнең кадерен белеп көч салганнар булуын дәлилләде. Тырыш хезмәт нәтиҗәсе белән  мул уңыш булырына шик юк.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей