Игенченең тырышлыгы кырларыннан күренә
Бигәнәй басу-кырларында иртәнге сәгатьләрдән алып, төнгә кадәр комбайннар гөрелтесе тынмый. Көннәрнең аяз һәм коры булуы эшне тоткарлыксыз алып барырга мөмкинлек бирә. Барлык хуҗалыкларда да урып-җыю эшләре тулы көченә бара. Урып-җыюның җай белән баруында комбайнчы Әлфир Гәрәевнең (рәсемдә) тырышлыгы мөһим роль уйный.
– Эш тулы куәттә бара, авырлыклар күрмибез. Быелгы сезонда мул уңыш көтәбез, иң мөһиме – исән-сау эшләргә, – ди хуҗалык җитәкчесе Динарик Шакиров.
Уңыш мул булгач, комбайн бункеры да тиз тула. Әзер йөк машиналары суктырылган ашлыкны авылның ындыр табагына илтә. Комбайнчыларның һәр минуты исәптә, техника туктап тормый. Әлегә арпа басуында эш гөрли. Комбайннар артыннан ук саламнар рулонлана бара, алардан соң сабан таккан тракторлар басуларны киләсе ел уңышы өчен иңли башлый. Механизаторлар Фәнзил Ямалтдинов, Руслан Имамов бу эшләрне башкара.
Иген басуындагы тук башаклы тезмәләрнең калынлыгын куллары белән бөтереп, арпаның сыйфатын, дымлылыгын карап торган фермер “Үз эшемнән үзем канәгать. Арпаның төшеме яхшы”, – дип елмайды.