Игенчеләрне басу көтә (Бураевский район)

Байшады авылына якын басуларда эшкәртелмәгән җирләр юк. Биредәге Геннадий Гыйльмаветдинов җитәкчелегендәге крестьян- фермер хуҗалыгы карамагындагы булган сөренте җирләр елда тиешле тәрбиясен алып тора. Аларны механизаторлар көзен ашлык урагыннан соң  ике-өч атна эчендә, агротехник таләпләргә ярашлы, эшкәртеп техникасын саклауга куя.

Бу хуҗалыкта чылбырлы Т- 4 « Алтай»  һәм ДТ-75 тракторларын язын күпьеллык үләннәр тырматканнан соң дым каплауда, культивациядә һәм җәен пар басуын сөрүдә эксплуатациялиләр. Мал азыгы хәзерләү тәгәрмәчле тракторларны йөгәнләүче механизаторлар иңендә.

2019 елның язында барлыгы 680 гектар мәйданда бөртекле культуралар чәчү планлаштырылган иде. Аңа кадәр күпьеллык үләннәр һәм  арыш уҗымнары минераль ашлама белән өстәмә тукландырылды. Әлеге мәшәкатьләрне алдан күзаллап, үткән көздә 22 тонна азотлы туфрак сые ташып куйган идек. Бүген-иртәгә янә суперэлита бодае артыннан чыгабыз. “Архат”  сортлы мондый культура безнең басуларда беренче сынала, - дип сөйли Геннадий Аскар улы.

Байшадының алдынгы механизаторлары Илбарт Хәйдаршин, Финат Хәкимов, Ринат Гыйльмаветдинов, Илнур Хаматов һәм башкаларның техникасы һәрвакыт төзек булыр. Алар тракторларына өчәр чәчкеч тагып эшли, көнгә кимендә 70 шәр гектар мәйданда иртә культуралар чәчә. Ашлык урагы җитсә комбайнга утырып уңышын да үзләре үк җыйнап ташый. Шуңа эшче көчләр белән   проблема булганы юк. Авыл  хуҗалыгы йөкләре ташу өчен КамАЗ машинасы булу чәчүчеләргә орлык чыгаруда, махсус җайланмалар ярдәмендә агрегатны заправкалауда уңайлы. Игенчеләрне ягулык-майлау материалларының артык кыйммәт булуы гына борчый, калганына алар зарланмыйча, үз эшләрен төгәл башкара.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей