"Игенче"дә савучылар 30 мең сум ала

         - Сыер савучыларыбызның уртача хезмәт хакы бүген 30 мең сумнан күбрәк, - ди Дүртөйле районы "Игенче" җәмгыятенең баш зоотехнигы Рәфит Әхмәтов. - Хуҗалык төп табышны да сөт җитештерүдән ала.

           "Игенче" көн саен 5 тоннага якын сөт сата. Заманча җиһазландырылган җәйләүдә сөт суыткычы да, берничә төрле фильтр да урнаштырылган. Сөт 4 градуска кадәр суытылып, Бәләбәй сөт заводына югары сорт белән генә озатыла. Продукциянең майлылыгы 3,8-4 процент тәшкил итә.

           - Җәйләүдә дә артезиан суыннан гына файдаланабыз, - Рәфит Тимершәех улы. - Сөтне югары сорт белән сатыйм, дисәң, чисталыкның беренче урында булуы зарур икәнен яхшы аңлыйбыз.

           Малларның баш санын арттыру өстендә җитди эшли "Игенче"леләр. Моның өчен 150 баш танага исәпләнгән бинаны нигезеннән түбәсенә кадәр реконструкцияләгәннәр. Тиздән ул файдалануга тапшырылачак.

           - Хезмәт хакыннан, эш шартларыннан канәгатьбез. Кулыннан эш килүче, йөрәгендә хезмәт дәрте булган кеше авыл җирендә дә матур итеп тормыш көтә ала, - ди хуҗалык эшчәннәре.

            Миләүшә Латыйпова, «Кызыл таң» гәзите.

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей