“Игенче”дә кояш та яктырак!

Ә таңны иртәнге биштә үк аттыручы савучыларның айлык хезмәт хакы 60 мең сумга җитә.

Дүртөйле районының җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә эшләрнең тиешле дәрәҗәдә оештырылуын, сыйфатлы продукция җитештерелүен күрсәтү өчен бер генә дәлил китерү дә җитә: бүген савучыларның айлык хезмәт хакы 60 мең сумнан артык!

Әле иртәнге 9 гына, ә “Игенче” уңганнары эшләрен төгәлләп тә килә. Сыер саву залыннан соңгы төркем малкайлар чыкканчы җәмгыятьнең баш зоотехнигы һәм Түбән Аташ фермасы мөдире Рәфит Әхмәтов терлекчелектәге эшләр торышы белән таныштырды.
— Хуҗалыгыбызда 1300 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 870е Түбән Аташ авылында урнашкан фермада, калганнары Таштауда. Җәмгыятебез кара-чуар токымлы маллар үстерү буенча репродуктор. Ел саен 40-50 баш тана сатабыз. Тирә-як районнардан аларны бик яратып алалар. Мисал өчен, былтыр Калтасы фермеры сатып алган иде, икенче бер фермер аның хуҗалыгында булып, әлеге таналарны күргәч, бик ошаткан. Быел малларыбызны аңа сатабыз.
Көндәлек савым 18 центнер тәшкил итә. Аны бары тик югары сорт белән Бәләбәй сөт заводына озатабыз. Җәйләүдә сөтне тиешле температурага җиткереп сатар өчен, дүрт тонналы “Арктика” суыту җайланмасы урнаштырылды. Шундый ук ике җайланма фермаларда да бар. Әйткәндәй, хуҗалыкта ике ферма бинасы “500 ферма” программасы кысаларында нигезеннән түбәсенә кадәр төзекләндерелде, шуңа аларның тышкы ягы әллә кайдан “менә без” дип балкып торса, эчендә дә эшләү өчен бик күп уңайлыклар булдырылды, — ди баш зоотехник.
“Сыерның сөте телендә”, ди халык. Бу сүзләрнең асылын “Игенче”дә бик яхшы аңлыйлар. Малларның туклану рационы фән күзлегеннән дөрес итеп төзелгән. Аны аксымга, витаминнарга баету өчен җәмгыятьтә кукуруз, борчак кушып катнашазык җитеш­терелә, “Премикс” кулланыла. Кышын бөртекле культуралар кушып патока ясала.
Бүген хуҗалыкта мал азыгы хәзерләү дәвам итә. Аны елдагыча һәр баш малга 50 центнердан да ким булмаган күләмдә туплау максаты
куелган.
— Югары сортлы сөт җитештерү өчен, малларның азыгы туклыклы, витаминлы булудан тыш, эчкән сулары да сыйфатлы, чиста булуы мөһим, — ди белгеч. — Җәйләүдә бу мәсьәлә дә хәл ителгән.
Рәфит Тимершәех улы биргән мәгълүматлар буенча бүген хуҗа­лыкның сыер савучылары арасында иң югары хезмәт күрсәткече Регина Камаловада. Ул ел башыннан (май аен кертеп) һәр сыердан 3935 килограмм сөт савып алган. Икенче урында Рәмилә Фазлыева. Аның хезмәт нәтиҗәсе шушы чорда һәр сыердан 3700 килограмм тәшкил итә. Гөлнара Насретдинова, Людмила Назарова да тәҗрибәле терлекчеләр. Таналарны өйрәтү кебек авыр хезмәт белән шөгыльләнүче Маргарита Латфуллинаны да баш зоотехник мактап туя алмый.
— Маргаритабыз күп еллар әлеге җаваплы эшне җиренә җиткереп, күңел салып башкара. Ул тәрбияләгән маллар елкылдап тора, хуҗалыкның сөт елгалары мул булуда, һичшиксез, аның өлеше зур, — ди.
Без әңгәмәләшкән арада эшләрен төгәлләп сыер савучылар чыкты.
— Эш көнебез иртәнге алтыда башлана. Алтынчы яртыда безне өйләребездән вахта автобусы килеп ала, эш тәмамлангач, кайтарып куя, бик уңайлы. Кичке сәгать биштә тагын киләбез, — ди алар. — Фермаларда да, җәйләүдә дә заманча сөт саву җайланмалары урнаштырылган: чиләкләр күтәреп йөрисе юк. Җылы, салкын су бар. Һәркайсыбыз карамагында 70ләп сыер. Бер сүз белән әйткәндә, эш шартларыннан һәм хезмәт хакыннан канәгатьбез.

Миләүшә Латыйпова.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей