“Игенче”дә эшләү мәртәбә!

Дүртөйле районының җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте буралары быел да ашлык белән тулы, маллары көр, хуҗалык уңганнары киләсе ел уңышына да ныклы нигез салып куйган.

         — Хезмәт кешесенең кадере булырга тиеш, — ди җәмгыять җитәкчесе Роберт Сәетов. — Ул үзенең тырышлыгын, намуслы эшләвен күрүләрен, хезмәтенең лаеклы бәяләнүен белсә, тагын да яхшырак нәтиҗәләргә ирешергә омтылачак.

         “Игенче” — биләгән мәйданнары буенча районда зур хуҗалыклар исәбендә булмаса да, үсемлекчелектә дә, терлекчелектә дә югары күрсәткечләргә ирешеп эшләүче җәмгыять. Бүген аның бердәм коллективында 90га якын кеше хезмәт сала. Хуҗалык җирләренең гомум мәйданы 4115 гектар, шул исәптән авыл хуҗалыгы җирләре 3897 гектар тәшкил итә. Аларның 2754 гектары — сөренте җирләр, 912се — көтүлекләр, 231е печәнлекләр. Җәмгыять кара-чуар токымлы эре мөгезле терлекләр үрчетү, сөт, ит җитештерү, иген үстерү белән шөгыльләнә.

         Быел басулардан 56634 центнер ашлык җыеп алынган, гектар куәте уртача 24,5 центнер булган.

         Әлеге вакытта хуҗалыкта 1300 эре мөгезле мал асрала, шуларның 370е – савым сыерлары. Елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча 14500 центнер сөт, 880 центнер ит җитештерелгән. Соңгы ике-өч елда малчылык биналарын яңарту, заман таләпләренә җавап бирүче технологияләр кертү өстендә күләмле эш башкарылган, Таштау һәм Түбән Аташ авылларындагы фермаларны төзекләндерүгә 12 миллион сум акча файдаланылган. Моннан тыш, амбарда орлык тазарту, ашлык киптерү өчен яңа җиһазлар урнаштырылган, берничә бинаның түбәсе алыштырылган.

         Бүген “Игенче” хуҗалыгында эшче кулларга кытлык юк. Җәмгыятьтә уртача хезмәт хакы аена 21 мең сум тәшкил итә, ул вакытында түләнеп бара. Яхшырак эшләгән саен хезмәт хакы, әлбәттә, югарырак. Алдынгы сыер савучылар 30 мең сумга якын ала.

         Җәмгыятьтә читтән килеп, эшкә урнашучылар да бихисап. Мондый гаиләләрне “Игенче”дә фатир белән тәэмин итәләр.

         Көз – авыл кешесе өчен басучылыкта ирешелгән уңышларны барлар мәл. “Игенче” җәмгыятендә дә ел саен киң колач белән уңыш бәйрәме үткәрелә.

         — Быел да бу чара бик күркәм узды, — ди хуҗалык эшчәннәре. — Чәчү, урак батырлары сәхнә түренә чакырып бүләкләнде. Бәйрәм хөрмәтенә җәмгыять идарәсе күрше Татарстаннан артистлар чакырган иде, кинәнеп, матур концерт карадык. Бүләкләнүчеләр арасында “Игенче”нең данлыклы комбайнчылары Хәбибулла Хәмидуллин, Александр Ерофеев, Фәвәрис Әхмәтов, Айдар Латыйпов, Рафаил Яһүдин бар иде. Мал азыгы хәзерләүдә исә Сергей Варламов беркемгә дә ал бирмәгән.

         Хуҗалык җитәкчесе Роберт Шәехзадә улы әйтүенчә, механизаторларның һәркайсысы, ел сезонына карап, берничә төр техниканы “иярли”, хезмәт дәрте белән берсеннән-берсе яхшырак эшли.

         Йөк машиналары белән идарә итүче Илгиз Мөхәммәдиев, Тәлбис Сәйфуллин, Фәвәрис Әхияров, Рамил Гарифуллин чәчү чорында да, мал азыгы хәзерләүдә дә, урып-җыюда да амбарларга ашлык ташуда сынатмаган. Печән һәм саламны пресс-җыйгыч белән рулоннарга Рифат Ибраһимов белән Фәрит Фәррахов пөхтә итеп төрсә, Кәүсәр Фаззалов, Сергей Варламов һәм Айдар Мостафин аларны эскертләргә куйган.

         Ашлыкны вакытында җыю гына түгел, аның яхшы сакланышын тәэмин итү дә кирәк. Бу яклап амбар эшчәннәре Фәния Хуҗиәхмәтова, Илмира Иделбаева, Илшат Латыйпов, Рәүф Әхмәдуллин, Ирек Газетдинов, Гөлсинә Камалова, Флира Салихҗанова, Айгөл Галиевага сүз тидерерлек түгел, алар, үзләренә нинди зур җаваплылык йөкләнгәнне аңлап, эшләрен җиренә җиткереп башкарган.

         — Терлекчелектә намуслы хезмәт салучы эшчәннәребезне дә мактап телгә аласы килә, — ди җәмгыять директоры. — Рәмилә Фазлыева, Регина Камалова, Гөлнара Насретдинова, Лена Гәрәева, Маргарита Латфуллина, Лариса Гайнуллина, Фәүзәт Исламов, Илгиз Нуриев, Микәй Айтов, Рәсүл Мирһаҗев, Илдар Ишьяров — “Игенче”нең сөт елгалары ел әйләнәсенә мул булуга нәкъ менә шушы шәхесләр көч сала. Бүген барлык сөтне бары тик югары сорт белән суытып сатабыз. Моның өчен фермаларга һәм җәйләүгә дүрт сөт суыту җиһазы кайтарып урнаштырдык.

          “Игенче”леләр киләсе ел уңышына да ышанычлы нигез салган: 233 гектарда уҗым арышы, 658 гектарда уҗым бодае һәм 200 гектар мәйданда тритикале чәчелгән, 1300 гектар җир эшкәртелгән. Җирләрне туңга сөрүдә Рафаэль Хәнәфиев, Сергей Варламов, Тимур Гәрәев, Сергей Гаршин, Рәсүл Мослахетдинов ару-талу белми хезмәт салганнар.

         Бүген хуҗалыкта басуларга органик ашлама чыгару дәвам итә.

          — Бер төягәндә 10 тонна тирес тутырып, көненә 20-25 рейс урыйбыз, — ди “КамАЗ” водителе, “Игенче” хуҗалыгының иң тәҗрибәле һәм алдынгы эшчеләренең берсе Фәвәрис Әхияров. — Таңның беренче нурлары белән чыгып, шәфәкъ сүрелгәнче эшлибез. Көннәр аяз торганда ашлама чыгаруны тәмамларга ниятлибез.

         Шул ук вакытта... Дүртөйле районы хуҗалыклары быел бөртекле культуралардан 80,5 мең тонна уңыш җыеп алган. Ашлык төшеме һәр гектардан уртача 22,8 центнер тәшкил иткән. Сөт җитештерү күләме буенча да сынатмый район: республика буенча өченче урынны били.

 

Миләүшә Латыйпова, “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе, Дүртөйле районы.

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей