Иген мул булсын дип

Һәр хуҗалыкның нигезен эшче куллар тәшкил итә. Алар бердәм, булсынга дип эшләсәләр генә, нәтиҗәсе күренә. Районда чәчүдә иң күп өлешне “Колос” хуҗалыгы кырлары тәшкил итә. Әлеге вакытта биредә химик утау эшләре бара. Басуга ашлама чыгаруда хуҗалык уңганнары Денис Зәйдуллин белән Зәлиф Шакиров эшли. 
– Быел бераз һава торышы үзенчәлеклерәк, яңгырлар да күп ява. Тик май салкын булса, икмәк уңа, диләр. Шулай булсын. Эшли торган техника әйбәт, куәтле. Шулай эшләп торырга булсын, – ди алар.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей