Хәвефсезлек – беренче чиратта

Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең 2021 елның 8 июнендә кабул иткән 137 санлы боерыгына ярашлы һәм үзйөрешле машиналар һәм арбаларны эксплуатацияләүнең ешаюын, сезонлы эшләр башлануын исәпкә алып, үзйөрешле, юл-төзү машиналарын һәм аларның тагылмаларын кулланганда хокук бозуларны булдырмау, шулай ук хәвефсезлек тәэмин итү максатында агымдагы елның 15 – 30 июнь көннәрендә республика биләмәсендә шартлы рәвештә “Хәвефсезлек көннәре” дип исемләнгән чара үтә. 
Дәүләт инспекциясе боерыгына ярашлы, алдан маршрут билгеләп, техник карау сүлпән үтүче авыл биләмәләрендә БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм алдан килешү буенча ЮХХДИ инспекторлары белән берлектә үзйөрешле машиналар һәм аларның тагылмаларының техник хәлен тикшерүләр оештырылачак. Теркәлмәгән, төзек булмаган, тракторист-машинист таныклыгына ия булмаган зат йөреткән, яки техник карау үтмәгән  техниканы эксплуатацияләү очрагы ачыкланса, гамәлдәге законнар нигезендә чаралар күреләчәк. Юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга карата булган җитешсезлекләрне бетерү срогы куелачак. 
Илдар Мәхмүтов, 
техник күзәтчелек 
инспекторы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей