Хуҗинлылар чәчүне тәмамлап килә

“Үзәк” машина-технология станциясенең Чакмагыш филиалына басуларда язгы чәчү эшләре тәмамлануга якынлаша. Биредәге “Знамя” бүлекчәсендә 15 майга язгы культуралар барлыгы 2520 гектар мәйданда урнаштырылган иде, шуларның 634 гектарын арпа, 652 сен бодай, 368 гектарын көнбагыш, 250 гектарны борчак, 306сын шикәр чөгендере, 156 гектарны берьеллык үләннәр били. Хуҗин исемендәге бүлекчәдә сабанашлык культураларын бу көнгә 2070 гектарда чәчәргә өлгер  гәннәр, шуларның 225ен арпа, 564  ен – язгы бодай, 723 гектарын көнба  гыш, 238ен – рапс, 260 гектарын берьеллык үләннәр тәшкил итә. Хуҗин исемендәге бүлекчәнең баш агрономы Фидрат Әсгать улы Мөхәммәдиев белән Ташкалмаш авылы янындагы басуда очраштык. Үзенә беркетелгән “ДжонДир” тракторына көйләнгән чәчү комплексын хезмәтләндерүче тәҗри  бәле механизатор Фирзат Даутов биредә 99 гектарлы басуда арпа чәчү белән мәшгуль иде. Гербицидлап эшкәртелгән “Саша” сортлы чәчү орлыгы белән бергә ашлама да күмдерүче чәчкеч агрегат берьюлы культивация һәм тырмалау эшләрен дә башкара. Фидрат Даутовны иң булдыклы, тырыш хезмәткәрләрнең берсе, дип атады Фидрат Әсгать улы. Үз эшенә үтә җаваплы караучы игенченең эшенә сүз тидерерлек түгел, техникасы яхшылап көйләп куелганлыктан, эштә тоткарлыклар булганы юк. Артабан Яңа Ихсан авылы янындагы басуга юнәлдек. Авылдан чыгып, көньяк көнчыгыш юнәлештә  ге 146 гектарлы басуда Фидрат Мостафин идарә иткән “Джон  Дир” тракторы “Катарс” маркалы дискылау агрегаты белән туфракны чәчүгә әзерләп бетеп килә иде. Аның артыннан Радамил Хәбиров үзенә беркетелгән “Джон Дир” чәчү комплексында “Ульяновская” сортлы бодай чәчүгә керешкән. Без килгәндә агрегатка чәчү орлыгы тутырыла иде. Аны “КамАЗ” ав  томашинасында Фидус Дәүләтов алып килгән. Берьюлы Владик Булатов ике техниканы да дизель ягулыгы белән заправкалап китте. Егетләрнең кәефләре яхшы: эштә тоткарлыклар булмагач, күрсәткечләр дә үсә, чәчелгән мәйданнар да арта бара. Берничә көн элек кенә чәчкән янәшәдәге басуларда дәррәү үсентеләр калкып килүе дә канәгатьлек хисләре өсти. Тирә якта буш ба  сулар әзәйгәннән әзәя баруы иртәгәбезнең ышанычлы булачагына өметләребезне арттыра, көзен уңыш муллыгына ышанычыбызны көчәйтә. Хезмәт дәрте кайнаган баусуларда игеннәр шаулашып үссен, тук башаклар келәтләребез муллыгын тәэмин итсен.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей