Хуҗалыкның уңган механизаторлары

Роберт Зиннуров шәхси эшкуар “Гайфутдинова” крестьян фермер хуҗалыгының терлекчелек тармагында өченче ел механизатор булып эшли. Ул азык бирүче агрегат ярдәмендә фидлоттагы малларга азык тарата. Улы Рөстәм дә әтисе сыман хуҗалыкта механизатор булып эшли. Силасау авылыннан килеп йөреп эшләсәләр дә, бу уңганнар һич кенә дә зарланмыйлар. Биредә техниканың яңа булуы да механизаторларның эше көйле баруына уңай нәтиҗә бирә.

Автор:Гульназ Хузина

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей