Хуҗалыкка табыш китерә торган продукция

Сыер сөтен авыл халкы ак алтынга тиңли. Аның бүгенге көндәге хакы түбән булса да, ферма эшчәннәре күңелен төшерми, малларны уңышлы кышлатып, продукциясен җитештерә, сәламәт үрчем алып үстерүне хәстәрли. 
Кузбайдагы Луиза Фәйзрахманова фермер хуҗалыгында көч салучы терлекчеләр шәхси предприятиенең икътисадын ныгытуга лаеклы өлешен кертә. Биредә моңарчы бестужев токымлы маллар асрала иде, сөт җитештерүне арттыру өчен фермер узган ел  голштин токымлы 50 баш башмак алып кайтты. Октябрьдә кайтарылган маллар гыйнвар аенда бозау китерә башлаган. Әлегә биредә шушы токымнан 40 баш яшь үрчем асрала.  40 баш голштин сыерыннан 570 литр сөт савып алынып, Илеш сөт заводына тапшырыла. Киләчәктә хуҗалык җитәкчесе тана бозауларны үстереп, савым сыерлары башын арттырып, күбрәк табыш алырга ниятли.
–Чынлап та, бу токым сыерларның сөтне күп бирүенә үзем асрый башлагач тагын бер кат инандым. Максатыбыз – хуҗалыкта шушы токымны гына асрап, мал башын арттыру,–ди Луиза Фәйзрахманова.
Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей