Хуҗалык таянычлары алар

Шөкшән авылындагы “Зарипов” крестьян-фермер хуҗалыгында да эш тукталып тормый. Без хуҗалыкның катнаш культуралар басуында. Алар биредә 150 гектар мәйданны били. Монда печән хәзерләү бара.
Радик Әгъзамов чапкыч тагылган тракторда үләнне покосларга ега. Аннан соң җыеп, рулонлый. Хуҗалык уңганнары Ринат Әгъзамов белән Иван Йөзбахтин  рулоннарны ферма янына ташып тезеп баралар.  Әлеге механизаторлар  хуҗалыкта өченче ел эшли. Хаклы ялда булуына карамастан Ринат Әгъзамов үз тракторы белән хуҗалыкка ел саен ярдәмгә килә.  
– Азык әзерләү оешкан төстә бара, конвейер берөзлексез эшләп тора, азык запасы көн саен сизелерлек тулылана. 
Безнең механизаторлар тәҗрибәле, вакытның кадерен беләләр. Иртәнге 5тә эшкә керешәләр, кичке тугызга кадәр эшлиләр. Сыйфатлы азык әзерләү өчен һава торышының әйбәт торуыннан файдаланып калырга тырышалар, – ди хуҗалык җитәкчесе Салават Зарипов.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей