Хуш исе борынны кытыклый (Бураевский район)

Ялдәк авылы янәшәсендәге күпьеллык үлән басуының уңышы муллыгына хәйран калырлык. Биредә рулоннарга төреп җыйналган печәннәр адым саен диярлек. Аның чисталыгы да ихтибарны җәлеп итми калмый. Пакусларда яткан печәннәрнең хуш исе соң ни тора!  Куе булып үскән тимофейлы люцерна чәчүлегендә чүп үләнен эзләсәң дә табалмассың,

-Әлеге басудан шундыйрак уңыш көтелә иде. Үткән язда минераль ашлама белән өстәмә тукландырып тырматтык, аннары шифалы явымнар булып торды.  Бу басудагы үләннәр икенче ел гына чабыла, - дип сөйли крестьян фермер хуҗалыгы җитәкчесе  Әхләф Зарипов.

Аталы- уллы Рамил һәм Әхләф Зариповлар җитәкләгән  хуҗалыкта асралган малларны кышлатып, алардан планлаштырылган күләмдә продукция алу өчен кимендә ике мең данә рулоннардагы печән кирәк.  Болардан тыш әлбәттә саламы, фуражы запасы белән хәзерләнә. Шуңа Зариповлар төзегән фермада кышлаучы мөгезле эре терлекләр, атлар, сарыклар алдыннан азыгы өзелми. Печән келәтенә ташып өелгән рулоннар язга чыккач кына ашатыла башлый, аңа кадәрлесе тыштан кертелә.

Җәйге ялы вакытында фермерларга ярдәмләшүче Фәрит  Нуртдинов әйткәнчә үлән җире агротехник таләпләргә ярашлы эшкәртелеп тырматып тигезләп, кәтүкләп чәчелгән. Шуңа шәп йөргәндә дә чапкыч ватыла дип борчыласы юк. Хезмәт җитештерүчәнлеге дә югары. Көнозыны трактор кабинасыннан төшми эшләүче

 механизаторларга да уңайлы. Явымлы елда ике метрдан артык киңлектә чабылган пакуслардагы үләннәр чагыштырмача тизрәк кибә. Аларны Радик Вәлиев  ян тырма белән әйләндереп  чыкканнан соң берничә сәгатьтән соң җыярга ярый.  Тракторына пресс- подборщик  тагып килгән Азамат Мостафин артыннан бер – бер артлы рулоннар җиргә коела.

-Үләннәрнең бутонлашу фазасында  чабылып, киптерелеп җыйналган хуш исле  печәннәрнең  маллар бөртеген  дә калдырмый ашап бетерә, кышын сынаганым бар, - ди Азамат. Кышлату чорында терлекчеләргә азык кертүдә ярдәмләшүче белән килешми булмады. Сыйфатының яхшылыгы белән бәхәсләшә торган түгел.

Фермерлар басудагыларга көнгә ике тапкыр кайнар аш оештырган, аны хезмәт ветераны Светлана Шәрифуллина пешерә. Көннәр аяз торганда механизаторлар вакыт белән исәпләшми,  басудан алар кичке эңгердә генә кайта.

Рәсемдә: печәнчеләр Радик Вәлиев, Азамат Мостафин, Фәрит Нуртдинов төшке ашта.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей