Һәрвакыт әзерлек сызыгында (Бураевский район)

Ялдәктәге “  Әхләф һәм Рамил Зариповлар” ның крестьян фермер хуҗалыкларында көч салучы механизаторларның  техникасы эштән туктаганы юк диярлек.

Механизаторлар җәй басуда эшләсә кышын урманда агач кисеп төзелеш материалы ташый. Шуңа механизаторлар тракторларын төзек йөртергә тырыша. Күбрәк эшләгән саен хезмәт кә түләүе дә арта. Бу яклап караганда биредә иң зур еллык керем Азамат Мостафинныкыдыр. Ана ел әйләнәсенә эше табылып тора. Ул язгы басу мәшәкатьләре чорында бөртекле культуралар һәм алар астына күпьеллык үләннәр чәчә, аннары пар басуына черемә чыгара.

Бу эшләрне төгәлләүгә басуда печәне өлгерә. Әлеге яшел уракта Азамат Мостафин ( рәсемдә)  пакустан ике меңнән артык рулонда печән җыйнады.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей