Һәр язмыш – үзе бер китап (Бураевский район)

Мәүлия апаның балачагы Сүлҗибаш авылында яшәгән зүрәтисе Усман гаиләсендә уза. Тәүдә, Әсма зүрәнисе исән чагында, кызчык күбәләктәй иркәләнеп, наз, сөю эчендә генә үсә. Әмма фронттагы Әхмәтнур улының хәбәрсез югалган дигән кайгылы хәбәрен алгач, ана ныклы бирешә. Авыруы көчәйгән зүрәнисен үзләреннән ерак булмаган Мишкә районы Чурай авылы дәваханәсенә ат арбасына салып алып китәләр. Чире көчле булса да, бәләкәченә соңгы тапкыр елмаеп: “Мәүлияү-ү”, – дип эндәшергә хәл таба зүрәнисе. Чурай дәваханәсенә барып җитеп өлгермиләр, төрле яшьтәге биш баласын ятим итеп, 49 яшьлек Әсма юлда җан бирә. Гаиләгә Шабай, Гомәр, Мулла авылыннан өч үги ана бер-бер артлы килә, әмма балаларга, бигрәк тә бәләкәч Мәүлиягә катылык күрсәткәне, аны каккан өчен Усман зүрәтисе аларны өнәмичә кирегә илтеп куя. Кайчандыр иркә генә үскән кыз, сугыш заманының, ятимлекнең михнәтен күп татый.

– Абзыйлар аркаларына кочтырып какыга алып бара иделәр. Кайтканда җитәкләп алып кайтабыз, әкрен генә атларсың дип, минем аркага да какы бәйләме асып куялар. Үзләре бәйләмнәрен пичтәрләп тә, кочаклап та алып кайта. Кайткач суда кайнатып, шуларны ашарга тырышабыз. Тормыш авыр, авыз тутырып икмәк ашау, ичмасам, төшкә дә керми иде. Уку да өч класс кына эләкте.13 яшемнән авылдагы сарык фермасына эшкә чыктым. Соңрак бозаулар карарга куйдылар. Ул вакытта инәй янында яши башлаган идем инде. Язга таба колхозга әзерләнгән болын печәне, юкә миллекләр бетә, бозаукайлар ач. Алардан калган саламнарны җыештырып, казан астына ягып, суларын җылытып эчерергә тырышабыз. Инәйнең иртән сыер савып, сепарат аертырга киткәнен көтеп кенә торам, үзебезнең өй түбәсендәге (чорма) юкә миллеген эләктерәм дә бозауларым янына йөгерәм. Җәйгә чыккач, шул абзарларны, сылау балчыгыннан измә изеп, сылыйбыз. Юкә миллеге бәйләп әзерлибез, печән чабабыз, киптереп, кайтарып өябез. Камәр әбинең улы Муллаян үгез җигеп, арба-чанасына мичкә төяп, Сүлҗидән су ташый иде, – дип, искә ала ул авыр еллар турында 83 яшьлек Мәүлия апа Аллаярова.

Күрше Яңа Мостафа егете Тәхәвигә кияүгә чыкканнан соң тәүдә бригада эшләренә йөрсә, соңыннан фермада сыерлар сава. Колхоз эше белән хуҗалык арасында йөгереп, йорт-кураларын ныгыталар. Бер-бер артлы Заһирәсе һәм Мазһары туа. Улларының күзләре тумыштан күрмәс булуы ата-ананың йөрәгенә, әлбәттә, олы әрнү булып сарыла. Ниләр генә эшләтәсең соң, сабый яктылык та шәйләмәс була шул. Томрап торган улларын мәктәпкә барыр вакыты җиткәч Уфа шәһәрендәге махсус мәктәпкә илтеп урнаштыралар. Ялларга, бәйрәмнәргә, каникулларга сагынудан нишләргә белмәгән ата-ана Мазһарны авылга алып кайта. Язмыш салган сынауларны сабырлык белән үтеп, уллары һөнәр алып, Белорецк шәһәрендәге заводка эшкә урнаша. Тик озын гомерле булмый шул, кечкенәдән тормыш белән көрәшкән улларының яшьли генә гомере өзелә.

25әр сыерны кул белән савып, ферманың юеш идәннәрендә йөрергә җайлы булсын дип, кышларын да резина итекләр киеп йөргән савучыларның кул һәм аяк буыннары сызлап интектерә. Мәүлия апа да бик интегә шушы авырудан. Хезмәттән башканы белмәгән, бала кайгысының ачысын кичергән ананың алдына язмыш тагын күп сынауларын киртә итеп куйган, әмма сабыр һәм акыллы булуы аркасында ул барысын да лаеклы үткәрә килгән. Тол калып, ялгызы яши башлаганына да быел 32 ел. Олыгайган көнендә бәхете – Заһирәсе күрше генә яши, шөкер. Нефтекама шәһәрендә эшләп, балалар үстереп, лаеклы ялга чыккач, тормыш иптәше белән биредә алар өй сатып алды. Әлеге вакытта әниләренә урам аша гына торып, ярдәмнәреннән калдырмыйлар. Хәл белеп, һәр эштә булышып, матур тәрбияләре белән шатландыра алар ананы.

Яшьтән кул эшләренә өйрәнгән Мәүлия апаның чиккән паласлары, парлы мендәр тышлары, карават япкычлары, ашъяулыклар, сөлгеләре күзнең явын алырдай бизәкләре белән балкый. Аның кулының җылысын сеңдергән эшләре, электән үк иң ямьле өй исемен алган. Шушы яшендә дә сарык-кәҗәсен асрап, бүгенге икмәкле, тыныч тормыштан канәгать булып яши ветеран. Бу дөньяны калдырып киткәннәрне догаларын укыган чагында кадерләп искә ала һәм исәннәргә сабырлык һәм иман байлыгы сорый.

Миләүшә Әхмәтҗанова.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей