Һәр сәгатьнең кадерен беләләр

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен хәзер киеренке чор - чөнки басуларда урып-җыю эшләре бара. Район аграрийлары алдында үзләре үстергән алтын ашлыкны югалтуларсыз җыеп алу бурычы тора.

Без үткән сишәмбедә Василий Горшков исемендәге токымчылык заводында булдык һәм биредәге механизаторларның вакытны бушка үткәрмәүләренә инандык. Биредә уңышы гектардан 25 центнер тәшкил иткән уҗым арышын тулысынча җыеп алганнар инде. Хәзер Валерий Губаев һәм Владимир Самлиев идарә иткән комбайннар арпа басуларында эшли. Аның да уңышы начар түгел.

Горшковчылар уҗым ары­шын да чәчә башлаганнар. Аның белән механизатор Радик Гәрәев шөгыльләнә. Хуҗалыкта, шулай ук, се­наж салу да бара. «Полесье» маркалы азык җыю комбайны штурвалы артын­да - Алик Шәрипов. Ә водительләр Рәзил Сәйфуллин, Шакир Кадыйров, Валерий Абдуллин армый-талмый басу юлларында йөк ташый. Ашлык чистарту машинасында Виталий Швецов, Леонид Исхаков, Алик Сәгадиев эшли, ә механикалаштырылган ындыр табагы белән күп еллар инде Айдар Хәйретдинов җитәкчелек итә.

Барысы да намус белән эшлиләр, һәр сәгатьнең кадерен беләләр.

Горшковчы терлекчеләр шартлы бер баш терлеккә уртача 30 центнер азык берәмлеге исәбеннән яшел масса хәзерләгәннәр.

Биредәге терлекчеләр дә тырышып эшлиләр. Юкка гына сөт сату былтыргы шул ук чор белән чагыштырганда 547 центнерга артмаган һәм бүгенге көндә ул 11470 центнер тәшкил итә.

Быел безнең хуҗалык яңа техника да сатып алды: «Туман-2М» үзйөрешле ми­нераль ашламалар сиптергече, «Mani- tou» телескопик төягеч, дискатор һәм сабан. Шулай ук бездә склад бинала­рын төзү-ремонтлау эшләре дә бара, - дип сөйләде предприятие җитәкчесе Тәнзилә Идрисова. Хәзерге вакытта матди-техник базаны ныгытуга җитди кертемнәрсез, агробизнесны алып бару мөмкин түгел...

Әйе, агропредприятие аягында ыша­нычлы тора, бу техниканы, җиһазларны яңартырга мөмкинлек бирә. Һәм, ахыр чиктә, җитештерү күрсәткечләрендә чагыла. Чөнки алдынгы матди-техник база кешеләрне кызыксындыра һәм югары дәрәҗәдә булырга омтылдыра.  

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей