Һәр останың үз эше (Бураевский район)

Тимерне нык дисәңдә ватылмый, сынмый ча тормый. Мондый очракта аны эретеп ябыштырганда ул тагын байтак хезмәт итә. Бу хезмәтләрне башкаручы эретеп ябыштыручы һөнәре көндәлек хуҗалык мәшәкатьләрендә бик тә кирәкле. «Победа» җәмгыятенең  Абдулла авылындагы машина трактор паркында Рәфис Багманов шундый һөнәр иясе. Аның оста куллары аша үткән детальләргә җан керә, алар кирәкле урынына куелгач хуҗаларына игелеген күрсәтә. Паркта механизаторлар, водительләрнең иң якын ярдәмчесе булган Рәфис Багманов яныннан кеше өзелмидиярлек. Сезонлы басу мәшәкатьләре вакытында техника күп эшләтелә, ватылып кайтучылар да булып тора.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей