Һәр күрсәткеч артында – кеше хезмәте

Районыбыз  игенчеләре көзге имтиханнарын – урып-җыю эшләрен намус белән төгәлләп, хәзер  бераз  ял  итәргә  мөмкинлек алсалар, терлекчеләр өчен  авыр “сессия” – озакка сузылган  кышлату чоры дәвам итә.

Кышкы салкыннарда терлекчеләргә бер дә җиңел түгелдер, әмма алар сынатмый. Сөт  җитештерү буенча  республикада менә ничә  ел инде иң алдынгы район булуыбыз  шул хакта сөйли.  Терлекчеләребез продукция җитештерүне арттыру юнәлешендә зур тырышлык сала. Бүгенге көндә  хуҗалыкларда һәр сыердан 20,0 кг. сөт савыла, район  буенча  127 тонна сөт сатыла. Бу уңышка “Победа” авыл хуҗалыгы кооперативы лаеклы өлеш кертә. Хуҗалыкта 995 баш эре терлек исәпләнә, шуларның 369ы – савым сыерлары, 42 ат асрала. Терлекчеләр үткән елны ничек тәмамлаган? Агымдагы елның  икенче аенда күрсәткечләр нинди? Шушы көннәрдә Каразирек сөт челек фермасында булып, иртәнге савым, терлекләрне кышлату барышы белән танышып кайттык.

 Биредә  барлыгы 25 кеше хезмәт сала. узган  ел 21989 ц.  сөт җитештерелгән, 2017 елга караганда бу күрсәткеч күпкә   артык.  Быел  гыйнварда исә 1270 ц.  сөт  савып  алынган, бер сыерга уртача 1580 килограмм туры килә. Без килгәндә фермада терлекчеләр азык тараталар иде, сыерлар торлагына трактор, калган  мал-туарга атлар дан  файдаланыла.  Авылда ат  җигәрдәй ир-атлар  булганда, бик яхшы.  Үзләре әйтмешли, техника белән чагыштырганда уңай яклары күбрәк: ватылмый, ягулык сорамый. Коллектив кышлату чорына тыныч күңел белән кергән: ферма биләмәсен төргәкләнгән салам кибәннәре әйләндереп алган, җитәрлек күләмдә печән, сенаж тупланган, һәр баш малга исәпләгәндә  47  ц.  азык берәмлеге хәзерләнгән. Баш зоотехник Илдар Төхбәтуллин, рацион белән таныштырып, сөт “чишмәсе”нең чыгышын күрсәтте. Малларны ашату терлекләрнең  туклану рационын анализлау нигезендә алып  барыла. “Гомумән алганда, 6,5кг.  исәбеннән фураж  бирелә, савым  сыерларына ул  5 кг, ташлатканнарына 1,5  кг. каралган. Сөтне арттыру өчен  азыкка төрле витаминлы өстәмәләр кушабыз”, – диде ул.

Малларга җитәрлек күләмдә азык булу, хезмәт кешесенә  шартлар  тудырылу коллективның  эш  күрсәткечләрендә  әнә шулай уңай чагылыш  таба. Сыер савучылар  гына түгел, бозау караучылар да, терлекчеләр дә  үз  вазыйфаларына җаваплы карыйлар.

–Бездә  халык тырыш, эш  сөючән. Тегене эшлә, болай ит, дип әйткәнне көтеп  тормыйлар, барысын да белеп башкаралар, – диде ферма мөдире Илдар  Гыйльванов.

Терлекчеләр Рәдиф Сәяхов, Айдар  Садыйков күмәк нәтиҗә өчен лаеклы өлеш кертә. Таналар  төркемендә  хезмәт салучы Рамил  Ганиев та  эшен  күңелен  биреп  башкара. Шуңа да ул  тәрбияләгән 60 баш  тана матур һәм көрләр. Киләчәктә  савым  сыерларының  баш  санын  арттыру, көтүне яңарту турында хәстәрлек күрелә фермада. Ел башыннан  коллективта савым  остасы Ләйсән  Галләмова алда бара. “Бездә  эш  яхшы оештырылган.

Җитәкчеләр кайгырта, азык сыйфатлы, техника ватылмый.  Сыер ны ашатсаң, сөт  бирә ул. Тагын ни кирәк, барыбыз  да тырышабыз, сөт  шуңа арта”, – ди Ләйсән.

 Шулай ук Зилә Шакирова, Эльвира Хәмидуллина бу эштә сынатмыйлар. Аларның да сөт җитештерү күләме узган елдагыдан артыграк. “Фермада зооветеринария таләпләрен үтәргә тырышабыз», – дип  белдерде ветеринар-фельдшер Тәбрис Заһидуллин.

–Сыерларның  мул сөт бирүе – уртак  тырышлык  нәтиҗәсе. Сыйфатлы азык һәм эшче  факторы – сөт җитештерүдә төп ал шарт булып тора. Әлбәттә, көр сыерның сөте дә мул була.  Сөтлебикәләребезнең  сәламәтлеклә-рен даими күзәтеп торабыз. Таналар, сыерларны вакытында каплатуны ныклы контрольдә  тотабыз, – диде хуҗалыкның  баш  зоотехнигы Илдар Төхбәтуллин.

Биредә кем белән генә сөйләшеп китмә – әлеге уңышларның  башында хуҗалык җитәкчесе  Рәсүл Фәйрузовның таләпчәнлеге, тынгысызлыгы торуын билгелиләр. Ферма коллективы барлык  башлангычларда рәиснең  ярдәмен  тоя, ә инде биредә хезмәт салучылар үзләренә йөкләтелгән бурычларны кызыксынып һәм җиренә  җиткереп башкарырга омтыла. Әйе, һәр коллективның  уңышлы эшләве  җитәкченең хезмәтне тиешенчә  оештыруына һәм бер-берсенә  булган  мөнәсәбәтләренә бәйле.

Гөлүсә  Фәрвәҗева.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей