Һәр эштә алдынгы (Бураевский район)

Ялдәк авылындагы Әхләф Зариповның шәхси предприятиесендә көч салучы Азамат Мостафин хезмәтен сыйфатлы башкару белән абруй яулый. Биредә иң җаваплы агротехник чараларның берсе- чәчү мәшәкатьләре аңа йөкләнә. Бу язда ул ярдәмчесе Рәмис Вәлиев белән 50 гектарга якын мәйданда иртә культуралар чәчте.

Терлекчелек тармагында сарыкчылык һәм елкычылык белән җитди шөгыльләнгән хуҗалык басуларының зур өлешенә солы чәчелде. Биредә Азамат Мостафинның үткән көздә чәчеп калдырылган арыш уҗымнары да уңышлы кышлап алар өстәмә тукландырылып тырматылды. Шуңа механизаторларның хезмәт кәефе яхшы һәм алар көзгә басулар мул төшемнәре белән сөендерер дигән теләктә.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей