Һәр эшнең үз кешесе

“Урожай” хуҗалыгының ферма эшчәнлеге белән танышырга килгәч, оператор Артур Саяповның иртәнге савылган сөт күләмен документка теркәгән вакытына туры килдек. Исәп-хисап эшләре беткәннән соң, үзе хакында сөйләде оператор.Артур инде менә берничә ел фермада эшли икән. Савым җиһазларының төзеклеген, сөт үткәргечләрнең чисталыгын тикшерә, савылган сөтне тапшыру кебек җаваплы эшләр дә аның иңенә йөкләтелгән икән.

Артур Борайда туып-үсеп, урта мәктәпне тәмамлагач, Нефтекама нефть техникумына укырга юллана. Һөнәри белем алгач, хезмәт юлын төзелештә төрле эштә башлап җибәрә. Аннары инде “Урожай” хуҗалыгына кайтып төпләнә.
–Бүгенге көндә хуҗалык тәүлегенә өч тонна сөт тапшыра. Савым сыерлары акрынлап сөтне арттыра, чөнки күбесе бозаулады. Савучылар да үз эшләренә җаваплы карап, хезмәтләрен башкаралар, терлекчеләр дә малларның ашату рационын бозмый һәр эшне вакытында башкарып баралар,–ди Артур хезмәттәшләре турында.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей