Һәр эшкә намуслы карый (Бураевский район)

Флорит Аллаяров ”Победа” җәмгыятенең Абдулла авылындагы хуҗалыгында 2006нчы елдан башлап көч сала.

Сөт цехында да эшли, бозаулар да караган ул. 2015нче елдан башлап заправкалаучы, келәт мөдире вазыйфасын да җаваплы үти. Шушы авылдан булгач, тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, чакырсалар, хезмәт урынына тиз генә килеп җитә.

Һәр эшкә җаваплы караган Флорит абыйны биредә барысы да ихтирамлый. Ул үзенең шәхси хуҗалыгында да маллар асрарга вакыт таба. Уңган кешегә эш карышмый. Кайда гына хезмәтен салса да аның турында бары мактау сүзләре генә яңгырый. Намуслы, тырыш кеше эше белән сыналган. Мондыйларга һәрвакытта да таянырга була, әлбәттә.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей