ҺӘР БӨРТЕГЕ КАДЕРЛЕ

 

“Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозында бөртекле культуралар ярыйсы гына уңыш белән сөендерә. 13 августка мәгълүматлар буенча, биредә барлык мәйданнарның 575 гектарында урып-сугу эшләре тәмамланган, ындыр табакларына 21585 центнер яхшы сыйфатлы бөртекләр җыеп кайтарылган. Һәр гектар уртача 37,5әр центнер төшем биреп сөендерә. Арыш 315 гектардан барлыгы 11545 центнер суктырып алынган, гектар куәте 36,6 центнер тәшкил иткән. Арпаны әлегә 260 гектардан 10040 центнер җыйганнар, аның төшеме 38,6 шар центнер. Табигать шартлары уңай торганда бу күрсәткечләр көнләп түгел, сәгатьләп арта бара. Безнең эшче төркем хуҗалык уңганнарын Каргалы авылы янындагы 178 гектарлы арпа басуында тап итте. Баш агроном Иршат Әхмәтгәрәевның эшләр барышыннан канәгатьлеге йөзенә үк чыккан. Әйе, язын якты өметләр белән туфракка күмдерелгән “Саша” сортлы бу культура салынган хезмәтне тулысынча аклый, хәзер бөтен көчне аны югалтуларга юл куймыйча келәткә кайтарып бетерүгә юнәлтергә кирәк. Ашлыкның дымлылык күрсәткече дә әйбәт – димәк, киптерү өчен чыгымнар түгәсе дә юк. Басуда хуҗалыкның өч комбайны кемузардан эшли. Әлеге көнгә ярышны әйдәп баручы Мәкки Камалетдинов үзенең “Акрос” комбайны бункерыннан барлыгы 8059 центенер ашлык озатырга өлгергән иде. Ирек Бохаров шундый ук маркалы басу корабында 7389 центнер яхшы сыйфатлы бөртекләр суктырып алган. Үзе иярләгән “Полесье” комбайнында Фәндәвис Мирзаянов та алардан күпкә калышмый – аның күрсәткече 5678 центнер тәшкил итә. Комбайннарга бер генә минутка да тик торырга бирмичә, “КамАЗ” автомашиналарында уңган водительләр Азат Әһәлетдинов 10530 центнер, Радим Хәмәтдинов 5613 центнер, Айрат Хәмәтдинов 4983 центнер ашлыкны ындыр табакларына кайтарган да инде. Каразиректә дә, Каргалыда да ындыр табакларында җанлылык күзәтелә. Кайткан барлык ашлык “ЗАВ” агрегатларында җилгәрелеп, артабан келәтләргә озатыла. Игене суктырылган басулардан салам төргәкләргә уралып, ферма янына кайтарып өелә. Артабан бушап калган басулар туңга сөрелә бара. Победалылар өчен үстерелгән игеннең һәр бөртеге кадерле. Шуңа да аны оптималь срокларда югалтуларга юл куймыйча җыеп алырга тырышалар. Моның өчен барлык шартлар да бар, тик һава торышы гына комачаулык тудырмасын

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей