Хөрмәтле кеше (Бураевский район)

Сүзем бар гомерен файдалы эшләр белән генә үткәрүче Анатолий Галков турында. Аның әтисе Гали абый фронтта хәбәрсез югала. Әнисе белән колхоз эшенә йөрүләрен, һәркөн бәләкәй чана тартып әрәмәгә утынга баруларын Анатолий абый дулкынланып, күз яшьләре аша искә төшерә. Җәен печән чабу-җыю, урак белән ашлык уру, көлтә бәйләү, ашлык сугу, үгез җигеп көлтә ташу, сабан сөргән малай 4 класс белем белән генә кала.

Артабан да атлар карый, сарык көтә, гомумән, авыл үсмеренең эшләгән эшләрен санап бетерерлек түгел. Өч туганын аякка бастырышырга әнисенең ярдәмчесе, таянычы ул гына була шул. Анатолиен солдатка озаткан вакытта әнисе, соңгы онын кулланып, улын юлга әзерли. Польша җирендә хезмәт итә ул. Армиядән кайткач, күрше Калтасы районының Бәләкәй Кәчәк авылы кызы Анюта Гыйззетдин кызын ярәшеп, чәчләрен-чәчкә бәйлиләр. Бергәләшеп дүрт балага гомер биреп, барысына да югары белем алырга ярдәм итәләр. Җиде онык, ике оныкчык та абзыебызга бәхет өсти.

Дәүләкән авылында Анатолий Галков 20 ел буе бригадир булып эшли. Уңган һәм тырыш, хезмәтенә җитди караганга аны һәрвакыт барысы да ихтирам итте. “1970 елда 71 эскерт салдык”, – дип хәтерли ул колхозга багышланган елларын. Хуҗалыгында күпләп умарта тота. “Үзең бал кортлары кебек көне-төне эшләсәң генә уңыш елмая шул”, – ди аксакал. Анютасы авырып, дөнья куюны авыр кичерә ир кеше. Әмма хуҗалыгын ялгызы калгач та ныклы алып бара. Соңгы вакытта улы Финарит тәрбиясендә яши. Гәзит-журналлар укырга ярата, бигрәк тә  “Алга”ны түземсезлек белән көтеп ала.

Тирә-як авыл кешеләре Анатолий абыйны хөрмәтли, янына килеп аңардан тормышчан киңәшләр сорыйлар. Сиксән биш яшьлекмен дип тормый, бик риза булып, үзе дә авылда үткәрелгән чараларда катнаша. Көн дә җәяүләп урам әйләнеп кайтырга да күнеккән ул. Колхоз эшенә гомерен багышлаган ветеран яшьләргә үрнәк.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей