Хөрмәт төбе - хезмәт

Хезмәт кешене кеше иткән. Хезмәт булмаса, кеше, белмим , кем булыр иде икән. Хезмәтнең олысы - кечесе юк, кеше хезмәте өчен төрле эш кораллары уйлап тапсалар да, җирдәге күп эшләр кул хезмәтенә кайтып кала. Безнең Яңа Ялдәк авылында язгы субботниклар кул хезмэте белән үтте. Карларны таратырга кулларына көрәк алып, авылдашларыбыз бердәм кушылды. Авыл хуҗалыгында кызларыбыз бергәләшеп кайчыларын алып, Зарипов Рамиль фермер хуҗалыгына юнәлде. Сарык йоны алу оештырылды.
Бергәләп эшләгән авылдашларыбыз өчен табигатьтә зур бәйрәм табыны оештырылды. Эш бәйрәме бик күңелле башкарылды. Бәйрәмне оештыручы Зарипова Г. А.га, барлык өмәдә катнашкан авылдашларыбызга зур рәхмәт!

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей