Хөрмәт нигезе - хезмәт (Бураевский район)

Район хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы начальнигы Илвер Габдулла улы Нурмөхәмәтов белән әңгәмә вакытында соңгы елларда районда крестьян-фермер хуҗалыкларының сизелерлек үсеш алуын билгеләп үтте. Районда алар 20дән артып киткән. Җитәкче, иң беренче чиратта, Байшады фермер хуҗалыгы башлыгы Геннадий Гыйльмаутдиновны сызык астына алып китте. Ул күптән түгел генә үткән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бәйрәмендә районда иң алдынгылар сафында булып, республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасына лаек булган.
Ә бит андый хөрмәтләргә тулысынча лаек фермер хуҗалыгын җитәкләүгә  дә ике дистә елдан артык вакыт узып бара. Кыскача тормыш юлына күз ташлыйк. Геннадий Аскар улы Байшады авылында 1959 елның 5 маенда дөнья күрә. Әйтергә кирәк, әтисенең хезмәт юлына гомергә тугры кала алды. Аскар ага гомеренең соңгы көненә кадәр хуҗалыкта авыл хуҗалыгы техникасын йөгәнли. Геннадий исә мәктәптә укыганда ук әтисе белән комбайнда иген ура-суга. Урта мәктәпне Тепляк авылында тәмамлаганнан соң армия сафларына алынганчы тракторда җир эшкәртә һәм, әлбәттә, алдынгылар сафында була. Хәрби бурычын ул вакыттагы Демократик Германия  республикасында үтәп кайтканнан соң, Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумында техник-механик һөнәрен үзләштерә. Һәм туган Мичурин исемендәге колхозга эшкә кайта. Аны Байшады бригадасына авыл хуҗалыгы техникасы өчен җаваплы белгеч итеп тәгаенлиләр.
Әйе, илгә авыр көннәр җиткәч, Мичурин исемендәге хуҗалык та банкротлыкка чыга. Геннадий Аскар улы,  югалып калмый, төшенкелеккә бирелми. Моңа кадәрле авыл хуҗалыгы өлкәсендә шактый тәҗрибә туплап  өлгергән Гыйльмаутдинов фермер эшчәнлегенә тотына. Ничек булса да, техниканы аякка бастырырга, фермаларда малларны саклап калырга кирәк. Ниһаять, авырлык белән булса да, мал башлары арта бара, ул гына да түгел, яңа төр терлекләр фермаларга кайтарыла, техника да басуларда нәтиҗәле эшли башлый.
Беренче хезмәт уңышлары Байшады авылы халкы күрше-тирә авыллардан аермалы буларак, ашлыкка, маллар өчен ризыкка кытлык кичерми башлыйлар. Бик күп колхозчылар акрынлап хезмәт урыннары таба, төпле эшкә урнаша. Машина-трактор паркы яңа техника белән тулылана. Хәзерге вакытта хуҗалыкта 18 трактор һәм биш комбайн бар. Яңа КамАЗ машинасын да алырга күп көч салды хуҗалык башлыгы.
Басуларда бүген нигездә бодай, арпа һәм солы культуралары игелә. Гектар көче дә елдан-ел күтәрелә бара. Басуларга ашлама кертелә.
Хуҗалык җитәкчесе  механизаторлар Сергей Миннехузин, Андрей Баһаветдинов, Финат Хәкимовны мактау сүзләре белән билгеләп үтте. Шушы ук хезмәткәрләр терлекчелек тармагында да үзләрен сынатмыйлар. 
Геннадийның улы Игорь да җәен-көзен хуҗалыкта эшләп ихтирам казана. Үзен ышанычлы һәм эшлекле механизатор итеп танытты ул. Әлеге вакытта Уфада яши һәм эшли.
Тормыш иптәше Зөлфия Мөхәммәтгәрәй кызы белән менә дүрт дистә ел гомер кичерәләр. Ул да әлеге хуҗалыкта үзенең уңганлыгы белән танылган. Йорт-кура тәртиптә. Җиләк-җимеш бакчалары аеруча сокланырлык.
Геннадий Аскар улы спонсор булып та ихтирам казанган. Башкортстан Республикасы сукырлар җәмгыятенең төньяк районара бүлеге рәисе Мадис Фәрхетдинов оешма исеменнән аңа рәхмәт белдерә. Шулай ук район күләмендә үткәрелеп килгән хәйрия акцияләрендә дә мөмкин кадәр финанс ярдәме күрсәтә икән.
Байшадыда сокланырлык халык яши. Һәр гаиләнең шәхси йортлары да мактауга лаек. Авылда мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, клуб халыкка намус белән хезмәт итә. Башка чаралардан тыш даими рәвештә ата-аналар көнен үткәрү дә ныклы традициягә әверелгән. Урындагы хуҗалыкта эш урыннары булу, җитәкчесенең авыл халкының көндәлек ихтыяҗларын  үтәргә ярдәм итүе халыкта алдагы көнгә ышаныч уята. 

Фидаил Нуриев, 
хезмәт ветераны.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей