«Ходай биргән гомерне заяга уздырмаска кирәк» – ди Шабай авылында яшәүче Мәдхия Галиханова

Өлкән кешеләребезнең, бигрәк тә 20-30нчы  елгы тыл ветераннарының тормыш юллары катлаулы була, илдәге авырлыклар  вакытына  туры килә. Мәдхия әбинең дә тормыш юлы искәрмә түгел. Ул заманның бар авырлыгын үз җилкәсендә татыган кеше.

Мин килеп кергәндә тәрәзә янындагы өстәл каршында өй хуҗасы кунакка кергән күршесе белән сөйләшеп утыралар иде. Килүемнең максатын белгәч, ул  апа әбигә дәшеп, аны яныбызга чакырды. Әбине күргәч, чын-чынлап югалып калдым. Бер гасырга якын  яшәгән әбинең кеше ярдәменә мохтаҗ булмый, үз аяклары белән йөрүенә ничек гаҗәпләнмисең ди?! Алсуланган бит очлары, йөзендәге нур яшь, сәламәт кызларны хәтерләтте, ә иң шаккатырганы  хәтере яхшы булуы иде. Үзенең тормыш юлын әби бик ачык искә алды. Дүрт  классны тәмамлагач, башка бер кайда да укымаган, колхозда эшли башлаган ул. Гаиләдә  сигез бала була. Ул – өченчесе. 16 яшьтән үк  Караиделгә  урман  кисәргә  җибәргәннәр. Әтисе белән  Сәүбән абыйсы сугышта үлеп калалар. Мәдхия әбигә гаилә корып,  үз балаларын  сөю бәхетенә ирешү дә мөмкин булмый. Тормыш иптәше белән тигез яши алмаганнар алар. Тормыш юллары аерылган. Шуңа да авылга яшәргә  кайта, амбарда, төзелеш эшләрендә эшләп, әнисен карап-тәрбияләп, соңгы юлга озата. Шулай итеп үз оясын корырга өлгерми дә кала Мәдхия әби. Бертуган абыйсының улын үз малае кебек карап үстерә. Картаерга һич тә ашыкмаган  ул, 70 яшькә кадәр  колхоздагы эшчеләргә ашарга пешереп, чәйләр кайнаткан. Хаклы ялга чыккач,  кул эшләре белән шөгыльләнә башлаган. Челтәрләр бәйләп, мендәр тышларына, сөлгеләргә берсеннән-берсе матур чәчәкләр чиккән ул. Әлеге көнгә кадәр мал караган,  кош-кортлар асраган, бакчада җиләк-җимешләр, яшелчәләр  үстерә. Әле дә тәрәзә төбендә нинди генә гөлләре юк.

Бүген, Аллага шөкер,  Мәдхия әби ялгызлыкта интекми. Бертуганнарының балалары, оныклары кайтып, хәл беләләр. Әбекәйнең күңеле күтәренке. Бүгенге тормышыннан бик канәгать ул. Гомумән, ачык йөзле, аралашучан, тапкыр, сүзгә оста дисәк тә була. Мәдхия  әбине җылы өе, табын тулы сые, таяныр  күршеләре – Әлфирә һәм Фидус бар. Бер генә көнгә дә үзен калдырмыйлар, һәрчак  ярдәм итеп торалар, үзләренә кунакка йөртәләр алар. Авылда, әбекәйнең йортына «Үрнәкле өй» исеме бирелгән.  Мәдхия  әбинең сөйкемлелегенә, тырышлыгына, тынгысызлыгына сокланып кайттым. Шундый изге күңелле  әбигә саулык-сәламәтлек, якыннары белән  шатланып алга таба да матур гомер итүен теләп калам.

 

Гүзәлия Мостафина.

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей