Хезмәттән ямь таба (Бураевский район)

Кече яшьтән маллар арасында үсеп хезмәттә чыныккан кешеләр өчен фермада эшләве әлләни авыр түгелдер.

Иң мөһиме алларыннан азыгы өзелмәсен, яткан урыннары чиста булсын. Менә шуны төгәл башкарган Ринат Усмановның эше көйле. Ул караган симертүдәге үгезләр көндәлек артымын мул биреп хуҗаларын сөендерә.

Ваныш авылындагы Рафаэль Арслановның шәхси предприятиесендә көч салучы терлекчеләр  агымдагы еллар кышлатуын уңышлы төгәлләп, малларны яшел үләнгә, көтүгә чыгарды.

Монда  мал карау остасы Ринат Усмановның да хезмәте чагыла.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей