Хезмәттә үткән гөмер
13 декабря 2021
Берләч авылында иң өлкән кешеләребезнең берсе – Гәрәев Мингәрәй Дәүләт улы. Ул үзенең 90 яшен билгели. Тормыш иптәше Рәсимә апа белән алтмыш өч ел бергә тату гөмер үткәннәр. Икесе дә гөмер буе авыл хужалыгында көч түккәннәр. Биш бала үстереп, таратканнар. Мингәрәй бабайдан озак яшәүнең сере нидә дип сорагач, елмаеп кына, әз ашарга, күп хәрәкәт итәргә кирәк, дип жавап бирде. Тормышлары бик матур, әле дә мал карап, дөнья көтеп яталар. Күз тимәсен үзләренә, озын гөмерләр насыйп булсын.