ХЕЗМӘТТӘ СЫНАЛГАННАР ҮСЕШКӘ ОМТЫЛА (Бураевский район)

Яшьлек елларында читтә булган һәм өлкәнәя төшкәч туган ягына кайтып төпләнгән Фәнил Әлиуллин – кул эшләре остасы. Ул Калмык авылында агачтан көндәлек тормышта кирәкле әйберләр ясый. Бизәкләп эшләнгән урындык-лар, зур булмаган өстәлләр һәм башка әйберләр белән базарда, ярминкәләрдә сату итеп гаилә бюджетын тулыландыра. Хәзер ул үзен бу өлкәдә ярыйсы хезмәт тәҗрибәсе туплаган белгеч итеп саный һәм зуррак күләмле хезмәтләр башкарырга ниятли. Чираттагы инвестсәгатькә дә ул шушы максатын тормышка ашыру мөмкинлеген хәл итү мәсьәләсе белән килгән иде. Аның комиссия алдындагы чыгышыннан аңлашылуынча, Калмыкта хуҗасыз бина бар. Ул моннан берничә дистә еллар элек кибет буларак файдаланылган. Озак вакыт үтү сәбәпле, бина туза, әмма, тиешле ремонт үткәргәндә, анда агачтан әйберләр эшләү цехы ачарга мөмкин булыр иде. Фәнил Әлиуллинның өстәмә хезмәт урыннары булдыру, кешеләргә үз һөнәрен өйрәтергә теләве мактауга лаек.

Вострецово авылында яшәүче Анатолий Абдулов шәхси хуҗалык белән күптәннән шөгыльләнә. Әлеге гаиләнең арендага алынган җир участогы бар. Мал көтәргә урын иркен, печәнлекләр чабып бетермәле түгел. Мал азыгы хәзерләү өчен кирәкле техникасын булдырган. Хәзер Абдуловлар, крестьян-фермер хуҗалыгы булдырып, үзләрен эшләргә өлгереп җиткән кешеләр итеп исәпли. Моның өчен мал-туарны тагын да ишәйтергә, сөт җитештереп, аннан каймак, эремчек ясап сатарга тели.

Инвестсәгатьне алып баручы муниципаль район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков җитәкчелегендәге комиссия әгъзалары әлеге башлангычларны яклап чыкты һәм алдагы эшләрендә уңышлар теләде.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей