Хезмәткә багышланган гомер

Бәхетле кешедән көнләшмәгез. Бу көннәр аңа нәрсә бәрабәренә бирелгәнен, берегездә белми, - дигән гыйбарә, бүгенге язмабызның геройларына туры килә.

Беренче карашка бар да яхшы кебек тоелса да, бүгенге тормышларына, ирешкән уңышларына, бәхетләренә алар урау юллар аша килә. Бу галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган, кеше язмышларын әйтәсе дә юк – һәркайсыбызның үз сукмагы, үз юлы. Тик шунысы уртак – җир йөзенә барыбыз да яратырга, яратылырга килгән. Бер-берсе өчен җан атып торган, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә кичкән Мифтехетдиновлар.

Дүртөйле районы Иванай авылында гомер кичерүче күркәм пар – Нәзирә һәм Нурхәниф Мифтехетдиновларны тирә-якта ихтирам итмәгән кеше юктыр. Бу ике шәхеснең һәркайсы турында да бары тик җылы сүзләр генә әйтеп була. Бар гомерләре намуслы хезмәттә үткән, исемнәрен җуелмаслык итеп Дүртөйле районы тарихына язган кешелә алар.

Нурхәниф Шаһабетдин улы 1928 нче елның 28 нче июнендә Иске Солтанбәк авылында доньяга килә. Туган  җирендә башлангыч мәктәбенә укырга бара. Аннары Дүртөйленең 1 нче мәктәбенә күчә. Хезмәт юлын 12 яшендә башлый, тормышның әчесен дә төчесен дә яшли татып үсә. Сугыш җимергән халык хуҗалыгын күтәрергә, шәһәрләр һәм авылларны яңадан төзергә кирәк була.  Төзелештә катнашырга насыйп була.  Күңелемдә Крым иң җылы хатирә булып саклана. 1949 нчы елда герой-шәһәр Севастопольне төзүгә мобилизовать итәләр. Безнең районнан егетләр байтак була. Ә иң якын кешем, Тәкәрлек авылыннан Әхмәтялал Дәүләтгәрәев була, бер кашыктан ашап яшәдек дип, хәтерли ул елларны Нурхәниф Шаһабетдин улы.  Агроном белгечлеге алып, бөтен гомерен туган ягында игелекле хезмәт салуга багышлый. Озак еллар Дүртөйле районының Ленин исемендәге хуҗалыгын җитәкли. 19 ел дәвамында район ветераннар советы президиумы әгъзасы, ветераннар клублары һәм түгәрәкләре белән эшләү буенча комиссия рәисе була.

Нәзирә Зиннур кызы 1943 нче елның 1 нче июлендә Урманасты авылында доньяга килә. Уфада училище тәмамлап, башкалада бераз эшләгәннән соң туган авылына кайтып, сигезьеллык мәктәптә укыта башлый.  Аннары Яңа Солтанбәк мәктәбенә эшкә күчерәләр. Нәзирә Зиннур кызы хезмәт биографиясенең беренче көннәреннән үк үзен талантлы укытучы, яхшы оештыручы итеп таныта, мәктәп коллективында абруй казана. 40 ел мәктәптә укыта, тәрбияче булып эшли, агитатор була, Суккул урта мәктәбендә профсоюз оешмасына җитәкчелек итә, Тәкәрлек авыл Советында хатын-кызлар советы рәисе, Тәкәрлек авыл Советы депутаты була. Нурхәниф һәм Нәзирә Мифтехетдиновларның балалары – аларның иң зур горурлык­лары дисәк тә, һич ялгыш булмас. Аларның балалары тәрбияле, игелекле, кешеләргә, әти-әниләренә ярдәмчел, үз балаларына үрнәк булып гомер итәләр. Гаиләдә алган тәрбия орлыклары үз җимешен бирә шул.

Мифтахетдиновлар район тарихына, татар телен, мәдәнятен үстерүгә зур өлеш салган шәхесләр булып та кереп калачак. Нәзирә Зиннур кызы моннан 20 ел элек Иванай авылы мәдәният йорты каршында “Изге ай” фольклор клубы оештыра, аны ул 10 ел җитәкли. Ә Нурхәниф Шаһабетдин улы 12 ел Дүртөйле район мәдәният йортында “Без кабызган утлар” ансамбленә идарә итә. Гаилә архивында күптөрле материаллар саклана. Үзләре турында очерк, мәкаләләр басылган, вакыт үтү б-н саргая төшкән журнал һәм гәзитләр, автобиографик язмалар, эшләгән елларда бирелгән хезмәт характеристикалары, Почет грамоталары һ.б. документлар аерым папкаларга тупланган. Нечкә күңелле Нәзирә Зиннур кызы үзләренең язмышы хакында шигри юллар иҗат итә. Нечкә хисләр б-н сугарылган, тирән эчтәлекле байтак шигырьләре бар.  Бер-берсен хөрмәт итеп яшәгән бу гаиләдә үскән балалар да өлкәннәрнең үзләре кебек үк олы йөрәкле, эш сөючән. Ир б-н хатын – икесе бер нота, аңардан башка кеше күңеленең кыллары дөрес һәм тулы аккорд бирми, дигән борынгы бер сәясмән һәм публицист. Ә бу гаиләдә аккорд тулысынча көйләнгән һәм матур яңгырый, дип икеләнми әйтергә мөмкин. Гаиләнең күрке, матурлыгы һәм ныклыгы әнә шушы көйләнгән аккордтадыр мөгаен.

Мифтахетдиновларның бергә уздырган гомерләрендә төрлесе булган: шатлыгы да, кайгысы да, авырлыклары да, бәйрәмнәре дә… Болар барысы да узган, онытылган, ә менә мәхәббәт һәм хөрмәт әлегәчә сакланган. Мәхәббәт – мәңгелек. Гаиләне күзгә күренмәс могҗиза – җилем белән ябыштыргандай – шул тотрыклы итә, чит-ят кешеләрне бәйли, бер сулыш белән яшәрлек акыл, көч һәм дәрт бирә. Ир белән хатын, ата һәм ана мәхәббәте әйләндерә торгандыр җир күчәрен. Мәхәббәт алардан – балаларга, оныкларга күчә. Һәм шул тормышны мәгънәле дә, кызыклы да, бәхетле дә итә. Бер-берсенә булган җы­лы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаган, иңне-иңгә куеп, 56 ел тату гомер кичергән Мифтахетдиновларның алдагы көннә­рендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар игелеген күреп озак еллар гомер кичерүләрен теләп калабыз.

Алина Давлетгареева. 

 

 

 

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей