"ХЕЗМӘТЕГЕЗ, НЫКЛЫЛЫГЫЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ, ОНЫТМЫЙБЫЗ!"

Өлкән сыйныф укучысы – Чытырманнан карт әнисе турында

Ватан өчен фронтта сугышкан, тылда сугышның барлык авырлыкларын ныклы кичергән барысына да рәхмәт белдерәсе килә. Шундый геройлар арасында минем карт әнием – тыл хезмәтчәне Рәхимә Миңнеәхмәт кызы Миңнегәрәева, аның турында сөйлисем килә. Сугыш башланганда, ул яшь кыз булган. Өлкәннәр белән беррәттән эшли башланда аңа нибары унбер яшь булган. Алтынчы сыйныфта укуын ташлаган, чөнки инде аңлаган: аның бурычы – фронтовикларга ярдәм итү. Яхшы укыган, географ булырга хыялланган. Ләкин сугыш башкача хәл иткән. Авыр булган, әмма бернигә карамастан, барысы да эшләгән. Сугыш башыннан ул колхозда чәчү эшләре вакытында ерак чәчүлекләргә ашлык тутырылган авыр капчыкларны күтәреп ташыган, кыш көне чанада фермага салам ташыган, чөнки атлар басуда тирән карда баткан. Авылдан ир-егетләрне көн саен фронтка алганнар, карт әни беренчеләрдән булып басу хезмәтчәннәре урынын биләгән. 12 яшьтән ул инде ат белән җир сөргән, аны үзе җиккән һәм тугарган. Сугыш күп бәлаләр, ачлык китергән. Халык тылда "Барысы да фронт, барысы да Җиңү өчен!" девизы белән эшләгән, бөтен нәрсәне фронтка җибәреп, үзләре ач яшәгән. Дәү әнием сөйләвенчә, алабута җыеп, аннан нәрсә генә пешермәгәннәр: икмәк тә, аш та. Барысына да авыр булган. Без сугышның нәрсә икәнлеген, аның коточкыч хәлләрен белмибез. Аларга – сугыш геройларына – моның өчен рәхмәт.

Сезгә, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт һәм сөю сүзләрен сирәк әйтәбез. Карт әниемә шәхсән рәхмәт әйтергә зур мөмкинлегем бар. Аның хезмәте, безнең тыныч тормыш өчен. Бер генә ил телендә дә фронт һәм тылда үлемсез батырлыгыгыз өчен бездән сезгә барлык рәхмәтләрне җиткерергә сүзләр табылмас, мөгаен. Барыгыз да үзегезне, яшьлегегезне, сәламәтлек һәм гомергезне аямыйча безгә бөек һәм данлыклы Җиңү китергәнсез.

Анастасия Гәрәева.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей