Хезмәте хөрмәтле (Бураевский район)

Вәрис Вәлиевнең механизатор һөнәрен сайлавына дүрт дистә елдан артык вакыт үтеп бара. Шушы еллар эчендә ул туган колхозы «Восток» та, әлеге вакытта «Кама» хуҗалыгында көч сала. Өлкән механизаторга басу мәшәкатьләренең җаваплырагы – бөртекле культуралар чәчү йөкләнә. Әлбәттә, язын тырмага төшкән көннәрдә аның да басудагы эше күпьеллык үләннәр тырматудан башлана. Бар гомерен трактор руле артында үткәргән хезмәт ветераны тынгысыз кеше, ашлык урагы чорында ындыр табагындагы техниканы төзек эксплуатацияләүдә аның ярдәме кирәк.

Вәрис Кәбир улы фидакарь хезмәте өчен күптапкырлар Мактау грамоталарына, истәлекле бүләкләргә лаек булды. Гаиләсендә тормыш иптәше Нәзирә ханым белән өч бала тәрбияләп үстерде.

Уллары Алмазның хуҗалыкта ветеринария табибы булып эшләве, авылда калып терлекчелекне үстерүгә өлеш кертүе ата-анасы өчен сөенечле.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей