Хезмәте белән бәхетле (Бураевский район)

Илүс Бәдретдинов үз бәхетен дәрәҗәле хезмәт урынында, күп акча түләүче компанияләрдә түгел, ә авыл җирендә, аның басу-кырларында тапкан. Ул озак еллар “Победа” җәмгыятенең Абдулладагы бүлекчәсендә механизатор булып көч сала. Бу еллар дәвамында ул үз вазыйфаларын намус белән һәм тырышып башкара. Илүс абый хезмәт сөючәнлеге, авыр механизатор хезмәтен төгәл башкаручанлыгы һәм бу эшкә тулысынча бирелгәнлеге белән аерылып тора. Трактор һәм агрегатларны кыр эшләренә үз вакытында, сыйфатлы итеп әзерли, шуңа күрә алар техник сәбәпләр аркасында туктап тормыйлар. 
Авыл җирендә механизаторга бөтен төр техникага утырып эшләргә туры килә. Илүс Бәдретдинов та кирәк чакта трактор, машина, комбайн руле артына да утыра, техника да ремонтлый. Шулай булгач, аның хезмәтенә сүз тидерерлек түгел.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей